Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан танылган көрәшче Иван Бәширов вафат

Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр итте.

Питрәч районыннан атаклы көрәшче Иван Бәширов вафат булды.

Иван Алексеевич Кибәч авылында туып үскән. Физик яктан бик көчле, сәләтле һәм талантлы егет яшьтән үк милли көрәш белән шөгыльләнә башлый.

Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда ирекле көрәшне өйрәнә башлый һәм бу төр буенча СССРның спорт мастеры була.

Иван Бәширов - ике тапкыр Россия чемпионы (1961, 1962), өч тапкыр Татарстан чемпионы (1962, 1963, 1966), күп тапкырлар Казан, Питрәч Сабантуйларының төп батыры.

30 елдан артык «Татмолпром» берләшмәсе автобазасы җитәкчесе булган.

1992 елдан ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1997 елда аңа Татарстанның атказанган спорт мастеры исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса