Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районының барлык авыл җирлекләрендә дә гражданнар җыеннары узды

Өч зур җирлектә – Шәле, Кощак һәм Богородскоеда ел йомгаклары турында сөйлибез

Районда гражданнар җыеннары тәмамланды – алар барлык 21 авыл җирлегендә дә узды. Һәр очрашуда район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты, ул халык белән турыдан-туры сөйләшүнең әһәмиятен ассызыклады. Җыеннар авыл тормышын бергәләп планлаштыру өчен төп мәйданчык ролен башкаруларын кабат раслады. Район ярдәме һәм җирлек халкының актив позициясе агымдагы бурычларны хәл итеп кенә калмыйлар, ә бәлки киләчәктә авылны уңайлы, куркынычсыз һәм перспективалы итеп күрергә ярдәм итә.

Илшат Әхмәтҗанов, Шәле җирлеге башлыгы:

Узган ел Шәле җирлеге өчен ышанычлы үсеш чоры булды. Үзара салым программасы ярдәмендә халыктан 1 миллион 62 мең сум акча җыеп алынды, ә республиканың уртак финанславын да исәпкә алып, сумма 4,2 миллион сумга кадәр артты. Район башлыгы Рәис Сөләйманов халыкның инициативасын хуплап, җыелган һәр сумга тагын бер сум өстәде – нәтиҗәдә район бюджетыннан өстәмә акча миллион сумнан артык тәшкил итте. Бу 11,2 километр юлга вак таш җәергә һәм ТатЦИК авылында яңа балалар мәйданчыгы җиһазларга мөмкинлек бирде. Район бюджеты хисабына Муса Җәлил һәм Казанская урамнарындагы 731 метр юлга вак таш түшәлде. Язын сигез контейнер мәйданчыгы һәм өч видеокүзәтү камерасы урнаштырырга планлаштырабыз. Электр энергиясенә 930 мең сум, яктырткычларны алыштыруга 485 мең сум тотылды. “Шәле-Агро” белән юлларны кардан чистарту турында килешү төзелде – өч берәмлек техника һәм үз тракторыбыз бар. Шул ук вакытта проблемалар да кала: өч су башнясына ярты гасырдан артык, аларга капиталь ремонт таләп ителә, узган ел челтәрләрдә җиде авария булды.

Җирлектә дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. “АвгустТеләче” компаниясе 527 пайчыдан 1403 гектар арендалый, моның өчен 2025 елда 602,5 мең сум түләнгән. 607 гектар авыл хуҗалыгы җире эшкәртелмичә кала – судка “Рипенс” ҖЧҖ, “Сафари” ҖЧҖ һәм “Политехсервис” ҖЧҖнә дәгъва бирелде.

Сафин исемендәге Шәле мәктәбе дә укучылары белән горурлана: Айзат Таҗетдинов профильле математика буенча БДИда 92 балл җыйды, Камилә Мифтиева рус теле һәм хокук буенча республика олимпиадасында призер булды. “Тургай” балалар бакчасы “Төбәк инновацион мәйданчыгы” республика конкурсында җиңүче дип табылды, аның “Татар кызы” һәм “Татар малае” конкурсларында Гран-при, “Умные игры” чемпионатында икенче урын, “Безнең йорт – Татарстан” Бөтенроссия конкурсы дипломнары бар.

Зөбәйдә Саттарова, Кощак җирлеге башлыгы:

Кощакны районның индустриаль үзәге дип атарга була. Биредә Татарстан - нан читтә дә билгеле булган дистәләгән предприятие эшли. Икътисад флагманнары – 1200 эш урыны булган “Алкоторг” ҖЧҖ, елына 65 миллионнан артык шартлы кирпеч җитештерүче, бөтен Россия буенча һәм якын чит илләрне продукция белән тәэмин итүче Кощак “Керамик” АҖ кирпеч заводы, 240 кеше эшли торган «Кулонэнергомаш» АҖ. Бу производствога инвестицияләр күләме 580 миллион сумнан артып киткән. Урта бизнес актив үсә: “Поволжье инструмент” ҖЧҖ 31 миллион сум акча кертте һәм 23 эш урыны булдырды, “Биотехинжениринг” ҖЧҖ – 50 миллион һәм 12 урын, “ПСК Бэис” ҖЧҖ – 25 миллион һәм 5 урын, “Казаньсип” ҖЧҖ – 15 миллион һәм 6 урын, “Строительные инновации” ҖЧҖ – 50 миллион һәм 30 эш урыны. Яңа төзелешләр тагын да күбрәк мөмкинлекләр вәгъдә итә. 2025 елда ТБИ заводы (инвестицияләр 65 миллион, 17 эш урыны), электр двигательләре заводы (114 миллион, 34 урын), дизель генераторлары заводы (72 миллион, 19 урын), мини-ТЭЦ заводы (122 миллион, 37 урын), мебель җитештерү (44 миллион, 10 урын), фулфилмент-үзәк (69 миллион), тагын бер мебель җитештерү (49 миллион) һәм кондитер фабрикасы (55 миллион, 44 эш урыны) эшләтеп җибәрелде яисә төзелә. Маркетплейслар белән эшләү өчен инвестицияләрнең гомуми күләме 167 миллион сум булган преп-үзәкләр төзелде, 15 эш урыны булдырылды. “Званка” сәнәгать паркы 16 резидентны берләштерә һәм 146 эш урыны бирә, монда тагын ике объект төзелә.

“Развитие” индустриаль паркы 18 резидентны сыйдыра. “Царево Сити” торак комплексы янындагы сәнәгать мәйданчыгында 17 объект файдалануга тапшырылган, инвестицияләр миллиард сумнан артып киткән. 30 гектарлы “М7 Кощаково” яңа мәйданчыгын тугыз резидент үзләштерә. ЦДЗКонсалт компаниясе 37 мең квадрат метр мәйданлы логистик үзәк төзи, инде 1,1 миллиард сум үзләштерелгән, инвестицияләрнең гомуми күләме 2,8 миллиардка җитәчәк.

Кощакта үзара салым программасы яхшы эшләде: 25,7 миллион сумлык 4 километр 180 метр юлга асфальт салынды.

Су белән тәэмин итү игътибар таләп итә: 24 авария һәм 70 канализация тыгылу очрагы булды. Иске Кощакта яңа су башнясы тоташтырылды. Халыкның су өчен бурычы Кощакта 392 мең сум һәм Званкада 204 мең сум тәшкил итә.

Волонтерлар аерым рәхмәт сүзләренә лаек: 20 меңнән артык окоп шәмнәре, 7 мең порция коры аш әзерләнде, оекбашлар бәйләнде, консервалар һәм тушенка әзерләнде. Фронтка ике “Нива” автомобиле һәм бик күп кирәк-яраклар озатылды.

Дмитрий Булыгин, Богородск җирлеге башлыгы:

Богородск җирлеге чын төзелеш шаукымы кичерә. 2025 елда 40 мең квадрат метр мәйданлы 17 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды – бу 903 яңа фатир. Гомуми мәйданы 59 мең квадрат метрга якын булган 483 шәхси йорт төзелгән.

Бездә 1328 шәхси эшмәкәр һәм 3305 үзмәшгуль теркәлгән, 56 эре сәүдә объекты эшли. 1620 гектар авыл хуҗалыгы җирләренең 392 гектары эшкәртелмәве ачыкланган – судка 8 дәгъва гаризасы җибәрелгән.

Үзара салым программасы яхшы нәтиҗәләр китерде: халык 2,24 миллион сум акча җыйды, уртак финанслауны да исәпкә алып, гомуми сумма 13,44 миллион сум тәшкил итте. Сигез урамда 3,9 километр юл ремонтланган. Тагын 5,1 километр юл республика программалары буенча яңартылган, шуның 2,8 километрына – асфальт, 2,3 километрына – вак таш җәелгән. “Көек-Казан” трассасын реконструкцияләүнең икенче этабы төгәлләнде: 3,16 километр асфальт җәелде, тротуарлар һәм яктырту җайланмалары төзекләндерелде. М-7 трассасының 841 нче километрында күптән көтелгән җир өсте кичүе ачылды.

Социаль объектлар арасында – капиталь ремонтланган яңа җиһазлы Богородск мәктәбе, Башкарма комитетның яңа бинасы, Көек авылындагы 340 урынлык балалар бакчасы (беренче этап), Көек авылындагы ике яңа спорт мәйданчыгы. Парк проекты әзерләнә. Җиңүнең 80 еллыгына һәйкәлләр яңартылды, Ильинкада яңасы төзелде, барысына да видеокүзәтү камералары куелды. 65 рөхсәтсез чүплек бетерелде, 500 кубометр чүп-чар чыгарылды. Богородск зиратына яңа капкалар куелды. “Алма бакчасы” паркында видеокүзәтү торгызылды, ремонт ясалды, 2026 елда өстәмә койма урнаштырылачак.

Елның төп проекты – су белән тәэмин итү. 1,836 миллиард сумлык “Көек-Казан” яңа суүткәргече салынды. Хәзер халыкка сыйфатлы су киләчәк. Яңа Салмачыда челтәрләр Казан Водоканалына тапшырылды. Гильдеевода һәм Беренче Майда ике яңа су башнясы төзелде, Гильдеевода яңа скважина борауланды. 160 авария бетерелде, биш насос алыштырылды. 2026 елда биш километр челтәрне ремонтлау һәм Беренче Майда яңа су башнясы кую планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса