Питрәч районының биш авылында йорт хайваннарына бушлай вакцинация узачак
Ветеринарларга 5 һәм 7 июньдә мөрәҗәгать итеп булачак
Питрәч районы авылларында йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай вакцинация ясатып булачак.
5 июньдә белгечләр Беренче Майда (кибет янында) 9:30дан 10:00гә кадәр һәм Богородское авылында (авыл советы бинасы янында) 10:00дән 10:30га кадәр, Кцек авылында («Светлый» торак комплексы парковкасында) 10:45тән 11:30га кадәр кабул итәчәкләр.
7 июньдә ветеринария табиблары Кощак авылында һәм «Царево» торак комплексында булачак. Вакцинация 9:30дан 10:00 сәгатькә кадәр амбулатория каршындагы парковкада, шулай ук 10:00 сәгатьтән 10:45 сәгатькә кадәр «Территория комфорта» офисы янында үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа