Питрәч районының борынгы чиркәвендә 90 ел эчендә беренче келәү узды
Догалар һәм җырлар ике телдә яңгырады.

Питрәч районы Янсуар авылында борынгы Покровский чиркәвендә 90 ел эчендә беренче литургия уздырылды. Келәүне Питрәч округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков башкарды.
Догалар һәм җырлар литургиядә ике телдә – чиркәү славян һәм керәшен телләрендә яңгырады.

Покровский чиркәве 1884 елда ук төзелгән, әмма 1936 елда аны япканнар. Һәм менә бер гасыр узгач, анда яңадан зур келәү узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia