Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районының ике авыл җирлегенә яңа автомобильләр тапшырылды

Бу республика смотр-конкурсында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы янындагы мәйданчыкта муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшыру тантанасы булды.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре вәкилләренә 96 Lada Niva Travel машинасыннан ачкычлар тапшырды. Конкурс йомгаклары буенча барлыгы 100 муниципалитет бүләкләнде.

Җиңүчеләр арасында Питрәч районыннан Чыты һәм Татар Казысы авыл җирлекләре дә бар.

Республика смотр-конкурсы ел саен муниципаль берәмлекләрнең үсешен стимуллаштыру һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса