Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районының күпчелек авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

Җирлек башлыклары узган елның төп вакыйгалары турында сөйләде

Халык җыеннары авылның киләчәк тормышын бергәләп планлаштыру өчен төп мәйданчык булып тора. Район ярдәме һәм халыкның активлыгы нәтиҗәсендә, авылларда көндәлек мәсьәләләр генә чишелеп калмый, авылның уңайлы, имин һәм өметле киләчәге дә хәл ителә. Очрашуларда район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты.

– Җыеннар – халык өчен дә, җитәкчелек өчен дә бик мөһим чара. Ачыктан-ачык сөйләшү кешеләрнең проблемаларын һәм ихтыяҗларын аңларга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Рәис Сөләйманов. – Без һәр мөрәҗәгатьне теркәп барабыз. Авыл җыеннарында яңгыраган төп мәсьәләләр – бу су белән тәэмин итү, юллар салу һәм ремонтлау, урамнарны яктырту. Кечкенә авылларда да хәзер тротуарлар мәсьәләсен күтәрәләр. Узган елгы очрашулар вакытында күтәрелгән мәсьәләләр, гадәттә, уңай хәл ителгән. Кайбер район вәкаләтенә карамаган сораулар гына әлегә чишелмәгән. Мәсәлән, интернет – бу бизнес өлкәсе, ә элемтәдәге вакытлыча чикләүләр куркынычсызлык мәсьәләләре белән бәйле. Бу безгә дә кыенлыклар тудыра, ләкин куркынычсызлык бүгенге көндә барыннан да өстен.

Аида Батюшкова, Кәвәл җирлеге башлыгы:

– Үзара салым акчалары һәм район ярдәме белән узган ел 550 метр юл салдык, яңа һәйкәл куйдык һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндердек. Янгын куркынычсызлыгын көчәйттек, чүплек мәйданчыгы ясадык, авыл советының яңа бинасын төзүне дәвам итәбез.

Мәдәни мирасны саклау да игътибар үзәгендә – 1909 елда салынган Михаил Архангел чиркәвен торгызу эшләре башланды. Авыл халкы СВОда катнашучыларга актив ярдәм итә һәм җирлек тормышында актив катнаша.

Рәдис Сәйфетдинов, Кибәк Иле җирлеге башлыгы:

– Җирлегебездәге 9 9 хуҗалыкның 59ында мал-туар һәм кош-корт асрала. 2025 елда мал тотучылар 66,1 мең сум субсидия алды. Фермер хуҗалыклары эшли, “Ак барс Питрәч” җәмгыяте пай җирләрен эшкәртә һәм иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Җиңүнең 80 еллыгына һәлак булган сугышчыларга яңа һәйкәл ачтык һәм Дан аллеясына нигез салдык.

Контейнер мәйданчыгы төзедек, янгын гидрантлары һәм урам фонарьлары куйдык, төзекләндерү өчен техника сатып алдык. Февральдә яңа модульле ФАП эшли башлады.

Үзара салым акчасы – 816 мең сум – ике чишмәне төзекләндерүгә тотылды. 2026 елда бу эшне дәвам итәчәкбез һәм зиратны төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкбез.

Искәндәр Галәветдинов, Надеждино җирлеге башлыгы:

– Бүген җирлектә 90 хуҗалыкта терлек һәм кош-корт асрала, дүрт хуҗалык 134 мең сумлык субсидия алды. Бездә зур авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлары эшли, ә “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ 1800 гектардан артык сөрү җирен эшкәртә.

Узган ел без Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлләр төзедек һәм ремонтладык, контейнер мәйданчыклары торгыздык, янгын гидранты урнаштырдык. Үзара салым һәм бюджет средстволары хисабына 1200 метрдан артык юл ремонтланды, трактор өчен асылмалы җиһазлар сатып алынды. Социаль өлкә белән дә горурланабыз: безнең мәктәп районда төбәк инновацион мәйданчыклары конкурсында бердәнбер җиңүче булды. Халык СВО катнашучыларына актив ярдәм итә.

Илнур Габдрахманов, Татар Тау Иле җирлеге башлыгы:

– Су белән тәэмин итү система - сын модернизацияләү елның төп вакыйгасы булды. Үзара салым акчалары исәбенә – 2,7 миллион сум – без яңа су башнясы төзедек, урамнарга су тоташтырдык һәм автоматика урнаштырдык. Бу су белән бәйле күптәнге проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирде.

Җиңү көненә Княжа һәм Рус Тау Иле авылларында Бөек Ватан сугышы геройларына яңа һәйкәлләр куелды. Янгын куркынычсызлыгын көчәйттек, контейнер мәйданчыклары төзедек, юл эшләре башкардык. 3,2 миллион сумга мәктәпнең тәрәзәләрен алыштырдык.

Халык фронтка ярдәм итүдә актив катнаша. Кызганыч, 2025 елда без хәрби бурычын үтәгән дүрт якташыбызны югалттык.

Азат Сәйфетдинов, Ленино-Кокушкино җирлеге башлыгы:

– 2025 ел безнең өчен масштаблы проектлар елы булды. Без юлларга 47 миллион сумлык капиталь ремонт ясадык. “Чиста су” программасы кысаларында үзәк суүткәргеч алыштырылды, янгынга каршы гидрантлар һәм яңа яктырткычлар куелды. Төзекләндерүгә һәм экологиягә зур игътибар бирелде. Мәктәп медалистлар һәм олимпиадаларда җиңүләр белән горурлана, яшьләр үзәге ике грант отты һәм патриотик проектларны гамәлгә ашыра.

2026 елда юлларны ремонтлауны дәвам итәргә, чүп-чарны аерым җыюны гамәлгә кертергә һәм балалар бакчасын капиталь ремонтлауга заявка әзерләргә ниятлибез.

Олег Козырев, Пановка җирлеге башлыгы:

– Икътисадта төп вакыйга “МЕДФАРМСЕРВИС” предприятиесенең үсеше булды, анда бүген 20 авыл кешесе эшли, киләчәктә җитештерүне киңәйтү һәм штатны арттыру планлаштырыла.

Үзара салым программасы буенча 2025 елда без юлларны ремонтладык, контейнер мәйданчыгы төзедек, зиратка керү юлларын төзекләндердек һәм 26 яктырткычны алыштырдык. Киләсе елда яңа каты коммуналь калдыклар мәйданчыклары ясарга, юлларны ремонтлауны һәм финанслашу ярдәмендә җәяүлеләр юлларын төзүне планлаштырабыз. Алты янгын сүндерү гидранты куелды, тукталыш павильоны төзелде. Халык СВОда катнашучыларга актив ярдәм күрсәтә: 227 маскировка челтәре әзерләнде һәм фронтка җибәрелде, акчалар һәм гуманитар ярдәм җыелды. Якташыбыз, меценат Руслан Хәлилов ярдәме белән авылда яңа чишмә төзелде һәм Дан аллеясы яңартылды.

Рәмис Рәимов, Кибәч җирлеге башлыгы:

– Авылда 14 баш мөгезле эре терлек, 178 баш сарык һәм кәҗә, 26 дуңгыз, 986 баш кош-корт һәм 185 оя умарта бар. e Нәзирә Ситдыйкова район җитәкчелегенә 30 елга якын яшәгән йортын хосусыйлаштыру буенча сорау бирде. Аңа ярдәм күрсәтеләчәк. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар 60,6 мең сумлык субсидия алдылар. Җирлек территориясендә Е.Н.Золина КФХ эшли, анда алты кеше эш белән мәшгуль. Хуҗалык терлекчелек, бөртекле культуралар һәм көнбагыш үстерү белән шөгыльләнә. “Саба” ҖЧҖ 600 гектар авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртә. Барлык җирләр дә тиешенчә файдаланыла, файдаланылмый торган җирләр юк.

Янгын куркынычсызлыгын көчәйтү кысаларында район бюджеты хисабына ике яңа гидрант урнаштырылды. Каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнер мәйданчыгы төзелде, трактор өчен гидроходны киметү җайланмасы сатып алынды. Авылда рөхсәтсез чүплекләр бетерелде, урам яктырткычлары алыштырылды, видеокүзәтү камерасы куелды.

Алдагы елларда үзара салым акчалары каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар төзүгә тотылды. 2026 елда халык җыемны үзәк урамга асфальт салуга яки вак таш түшәүгә юнәлдерергә карар кылды. Республика һәм район ярдәме белән финанслауның гомуми суммасы бер миллион сумнан артып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса