Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районының күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында сенаж салуга керештеләр

Үлән сусыл булганда, аны вакытында җыеп алырга кирәк

Районның иң зур хуҗалыгы «Ак барс-Питрәч»тә тугыз мең тонна сенаж, 15 мең тонна силос салырга һәм өч мең тонна печән әзерләргә планлаштыралар.

"Азыкны шушы көннәрдә әзерли башладык. Әлегә эшкә ике комбайн җәлеп ителгән: «Ягуар-Класс» һәм «НьюХолланд», ташуда алты техника эшли: КамАЗ-215 тракторы һәм биш КамАЗ машинасы. Сенаж чокырында да эш кайнап тора, биредә өч трактор эшли: «Нью-Холланд», ДТ-75 һәм «Амкадор»", – дип сөйли агроном Айрат Миңнуллин. 

Беренче көнне үк сенаж чокырын 820 тонна сусыл үлән белән тутырырга өлгергәннәр. 61 гектар мәйданны биләгән кырдан бер көн эчендә барлык күпьеллык үләнне җыеп алганнар.

Азык ишегалдына кадәр ара 20-25 километр тәшкил итә. Моңа карамастан, машина йөртүчеләр көненә уннан артык рейс ясыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса