Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районының төрле дин вәкилләре солдат озату йолалары турында сөйләделәр

Шулай ук алар бу катлаулы чорда күңел тынычлыгын ничек сакларга кирәклеген аңлаттылар

Питрәч чиркәү округының Благочинные иерей Ярослав Петрущенков:

– Хәрбиләр турында махсус догалар, шулай ук аналарның балалар турында догалары бар. Бергә җыелып иман яки 90 нчы Псаломны укырга кирәк. Көнгә берничә тапкыр уку тагын да яхшырак. Ходайдан якын кешегезнең хәрби юлын намус белән үтүен, исән-сау кайтуын сорагыз, туганнарыгыз белән бергә иман укыгыз. Хәрби хезмәткә барыр алдыннан православие христианына чиркәүгә барырга тырышырга кирәк. Әгәр дә ул күптәннән тәүбә итмәгән булса, Җазык әйтеп, өлеш алырга, ата-анасының фатихасын алырга тиеш. Ата-ана улын изге образлар белән һәм кач кылып озата. Иман кешенең гомерен саклап калган реаль очраклар бар. Бөек Ватан сугышы ветераннары сөйләгәннәрдән шул истә. Бер ана улын сугышка озатырга җыенган. Аңа кач һәм 90 нчы Псалом язылган язу бирергә теләгән. Ләкин тегесе баш тарткан, моны искелек калдыгы дип санаган. Беренче сугышта ук аның бөтен взводы һәлак булган, ә ул исән калган, шунда ул әнисенең иманнары аның гомерен саклап калуын аңлаган. Әнисе әйткән доганың беренче сүзләрен искә төшереп, шуларны кабатларга керешкән. Дога кылып камалыштан чыккан. Соңыннан киемнәрен юарга салганда, гимнастеркасында шул качны тапкан. Әнисе аны улыннан яшереп киеменә тегеп куйган булган. Бу кеше сугыш юлын исәнсау узган, соңыннан рухани булып киткән. Мондый очраклар бик күп. Кеше нинди дин вәкиле булуга карамастан, алгы сызыкта Ходайга ышанмаучылар була алмый.


Шәле мәчете Имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов:

– Дин буенча дөньялыкта булган барлык гамәлләр дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылына. Аның ризалыгыннан башка агачта яфрак та селкенми. Кеше бу дөньяга килгәнче аның бөтен гомере, ашыйсы ризыгы инде тормыш китабына язылган була. Коръәндә дә “Аллаһ безне яратты һәм безнең гамәлләрне дә яратты” дигән аять бар. Шуңа күрә мөселман кешесе нинди генә хәбәр килсә дә, яхшымы ул, начармы, шөкер итеп кабул итәргә тиеш. Кайгы килсә дә, шатлык килсә дә алар барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылына. Димәк Аллаһ шулай теләгән, ә ни өчен ул алай тели, монысын инде ул үзе генә белә. Яу кырына китүче кешеләргә һәм аларның якыннарына «ӘлӘнбия» сүрәсенең 87 нче аятен укырга кирәк. Ул бик кыска дога. «Ләәәә иләәһә илләә әнтә, Сүбхәәнәкә иннии күнтү минәззаалимиин».
Сөннәт буенча Мөхәммәт пәйгамбәр юлга чыкканда тәхәрәт алып ике рәкәгатьтән торган “Сәфәр” намазын укый торган булган. Икенче төрле аны “Нәфел” намазы дип йөртәләр. Булачак солдатларга да өйләреннән шуны укып китәргә киңәш итәм. Исламда кешенең төп коралы – дога диелгән. Якыннарыбызга шушындый авыр вакытларда без дога кылып кына ярдәм итә алабыз. Дога бик зур көчкә ия, шуңа күрә дә солдатларның әтиәниләре, якыннары да алар өчен догада булсын иде.
Кайбер ата-аналар улларының муеннарына дога салынган бөти асып, киемнәренә догалы язулар тегеп куялар. Бу гамәлләргә каршы түгел, ләкин алар белән сак булырга кирәк. Дин буенча Аллаһтан башка әйберләргә табыну тыела. Әти-әнисе солдатка дога биреп җибәрсә, ул дога фәкать солдатка Аллаһны искә төшерү чарасы гына булсын иде. Үлемнән кәгазь кисәге дә, бөти дә сакламый, Аллаһ кына саклый. Нинди генә кыен хәлдә калмыйк, ярдәмне Аллаһтан гына көтәргә, аңа гына сыенырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса