Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч редакциясе фотокорреспонденты республика конкурсының жюри әгъзасы булды

Бүген ул фотоэшләрне бәяләүдә катнашты

Питрәч редакциясенең фотокорреспонденты Илшат Гайсаров «Безнең профсоюз» республика конкурсының жюри әгъзасы булды.

"Бөтен республика буенча 92 гариза килде. Эшләр дүрт номинация буенча бәяләнде: "Шәхес портреты", "Эш көннәре", "Стоп-кадр", "Тамашачылар симпатиясе призы", - дип сөйләде Илшат Гайсаров.  

Конкурсның максаты - һәвәскәр фотолар аша җәмгыятьне профсоюз эшчәнлеге белән таныштыру, җәмәгатьчелек фикерендә профсоюз имиджын арттыру, иҗади хезмәт һәм һөнәргә хөрмәтле мөнәсәбәтне саклау.

Иң яхшы эшләрнең җиңүчеләре 12 майда билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса