Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч редакциясе геройлар эзли

Шалтыратыгыз һәм без сезгә үзебез киләчәкбез.

«Вперед» («Алга») район газетасы редакциясе кече Ватаныбыз тормышы турында материаллар әзерли. Без тирә-якны яктыртучылар, традицияләрне саклаучылар һәм башкаларны илһамландыручылар турында сөйләргә телибез.

Бәлки сезнең арада үзенчәлекле шәхесләр бардыр:

  • Борынгы гореф-гадәтләрне хәтерләүче һәм элек ничек яшәгәннәрен сөйли алучы.
  • Гадәти булмаган вакыйгалар кичергәннәр (кемнедер коткарган, батырлык кылган,  башка җирдән күчеп кайткан).
  • Сирәк һөнәр белән шөгыльләнүчеләр (умарта тотучы, кием-салым тегүче, агачтан, башка материаллардан әйберләр ясаучы ).
  • Авылның танылган кешеләре  (аны барысы да белә, ә ни өчен – моны белү һәркемгә кызык!).
  • Зур авырлыклар аша узып, алга таба яшәр өчен үзендә көч табучылар.
  • Ә бәлки, тормышларын язырга лаек булган күршегезне, туганыгызны яки танышыгызны беләсездер.

Безгә языгыз яки редакциягә шалтыратыгыз – без һәрберегезне тыңларга әзер! Әгәр язарга оялсагыз – шалтыратыгыз, без үзебез килербез.

Безне кайдан табарга: Питрәч районы, Питрәч авылы, Советская урамы, 34 нче йорт.

Электрон адрес: algared@yandex.ru

Телефон: +7 917 887-82-85.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса