Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч редакциясе конкурс игълан итә: газетаның иң элекке санын табыгыз һәм безгә җибәрегез

Җиңүче бүләккә истәлекле статуэтка һәм декоратив яктырткыч алачак

Редакция "Вперед" ("Алга") район газетасының иң элекке саннарын саклаучы тугры укучылары арасында конкурс үткәрә.

1. Безгә беренче полосаны фотога төшереп, algared@yandex.ru электрон почтасына яисә 89393715272 номеры буенча ватсапка (кадрда, һичшиксез, басманың датасы күренергә тиеш) җибәрегез;
2. Газетаны Питрәч авылы, Советская урамы, 34 нче йорт адресы буенча редакциягә китерегез.

Конкурсның җиңүчесе  бүләккә истәлекле статуэтка һәм декоратив яктырткыч алачак. Заявкалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә.
 

Быел «Вперед» («Алга») район газетасы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә.
Конкурс редакция юбилеена багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X