Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч редакциясе «Минем гаилә кадрда» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

Конкурсны редакция ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырды.

“Татмедиа” АҖнең “Питрәчинформ” филиалы һәм район ЗАГС бүлеге оештырган “Гаилә бер кадрда” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Беренче урынны күп балалы Мифтаховлар гаиләсе алды. Раил белән Ләйсәннең өч балалары бар. Олылары мәктәптә укый, кечеләре балалар бакчасына йөри. Һәркемнең – үз мавыгуы, үз шөгыле. Ралинә балачактан “Пластилин” хореография студиясендә бию белән шөгыльләнә, Наил – яшь хоккейчы, “Пестрецы-2013” командасында уйный. Гаиләнең нуры – өч яшьлек Әминә. Мифтаховлар Россия киңлекләре буенча сәяхәт итәргә яраталар. Ләйсән әйтүенчә, төп инициатор – балалары белән ул икән, ә аннары бөтенесе бергә ирен һәм әтиләрен күндерәләр. Һәр сәфәрдән соң һәркемдә онытылмаслык якты тәэсирләр кала. Конкурс фотографиясендә алар Россия башкаласында төшкән, балалар Кызыл мәйданны күрергә хыялланган булган.

– Безнең өчен бик күп туганнар тавыш бирде, безнең әниләр барысын да җәлеп итте. Дуслар да, хоккей командалары да хуплады, – дип билгеләп үтте Ләйсән.

Икенче урында – Сафиннар, өченче урында – Кәбировлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса