Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч редакциясе ветераннары истәлекләре белән уртаклаштылар

Бу истәлекле көндә хәзергегә караганда шактый үзгә, катлаулы шартларда эшләргә туры килгән ветераннарыбызны читләтеп үтү мөмкин түгел.

Арттагы рәттә (сулдан уңга): Фәния Михеева, Наҗия Галиева, Фәридә Шакирова.
Алдагы рәттә (сулдан уңга): Татьяна Федосеева, Лидия Давыдова.


Николай Сергеевич Александров, баш редактор

– Мин 2000 елдан 2018 елга кадәр район газетасы редакторы булдым. Бу җаваплы вазыйфаны районның элеккеге башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин тәкъдим итте. Ул вакытта мин Питрәч икенче мәктәбе директоры идем. Ләкин башлык эшкә чакыргач, баш тартмадым, аңа каршы килү яхшы булмас иде, минемчә.
Мин редакциядә җитәкчелек иткәндә, җитди үзгәрешләр дә булды. "Татмедиа" АҖ һәм район хакимияте белән берлектә район телевидениесен ачтык, басманың сайтын булдырдык. 90 нчы еллардан соң яшьләр газета укудан туктады. Сайт аңа якынаю чарасына әверелде. Интернет аша яшьләр район яңалыклары белән теләп таныштылар. Авыл халкы телевидениене күтәренке рух белән каршы алды. Моны барлык районнар да эшли алмады, ә без булдыра алдык.
Мин шигырьләр язам, пенсиядә моның өчен вакыт күп. Күптән түгел минем икенче шигырьләр җыентыгым дөнья күрде.

Лидия Павловна Давыдова, баш бухгалтер

– Минем гомуми эш стажым – 22 ел. 1988 елда Мәскәү политехник көллиятен тәмамлауга бу җаваплы вазыйфада эшли башладым. Ул вакытта редакциядә эшләү зур абруй, газета 5800 данә тиражы белән чыга иде. Безнең барлык чыгымнарны дәүләт каплады.
Әлбәттә, авыр вакытлар да булды. Мәсәлән, 90 нчы елларда хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләргә акчабыз булмады. Без халыкка ксерокопия хезмәте күрсәтә башладык, ә эшләп тапкан акчаны хезмәт хакы түләүгә тоттык. Башка редакцияләр белән тәҗрибә уртаклаштык, реклама белән акча эшләргә өйрәндек. Айга ун сум акча эшләүгә ирештек, ул вакытта бу яхшы сумма санала иде.
Әлбәттә, иҗади каршылыклар да булмады түгел, алардан башка булмый?! Кайвакыт тәрҗемәчеләр җаваплы секретарь белән кайбер сүзләрне татарчага тәрҗемә итә алмыйлар иде. Аннары, “лар” кушымчасын өстик, татарчалашыр, дип шаярталар иде (көлә).
Мин лаеклы ялда йорт хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнәм, балаларга биш оныгыбызны тәрбияләргә ярдәм итәм.

Татьяна Александровна Федосеева, компьютерда версткалау операторы

– Редакциядә 20 ел эшләдем. Баштан авыл хуҗалыгы идарәсендә секретарь-машинист булдым. Миңа еш кына хәбәрчеләр сөт, ашлык турында мәгълүмат сорап киләләр иде. Шундый очрашуларның берсендә пенсиягә чыккан хезмәткәр урынына эш тәкъдим иттеләр.
Башта текстны гади машинкада җыйдым. Компьютерлар барлыкка килгәч, газета версткалауга күчерделәр. Ул вакытта компьютер редакциядә һәм район хакимиятендә генә иде. Яңа программада версткаларга өйрәнергә туры килде. Компьютерда газетаның беренче саннарын таң атканчыга кадәр ясадык. Ялгыш кына бер кнопкага басасың, барысы да юкка чыга, аннан соң яңадан эшләргә туры килә. Барысы да “синең эшең җиңел, көне буе өстәл артында утырасың”, диләр иде. Үзең эшләп карамыйча, белеп булмый шул. Кайвакыт 12 сәгать утырганнан соң бөтен аркам авырта һәм кызлар миңа массаж ясыйлар иде. Редакциядән китүе бик авыр булды, үз эшемне бик яраттым, коллектив инде икенче гаиләмә әверелгән иде. Хәзер дә эшсез тормыйм, "Сула" бассейнында эшлим, буш вакытымда чәчәкләр үстерергә һәм оныкларымны карарга яратам.

Наҗия Газим кызы Галиева, баш редакторның дубляж буенча урынбасары

– Мин редакциягә 1986 елның язында килдем һәм анда пенсиягә кадәр 30 ел эшләдем. Беренче белемем буенча мин кондитер-конфетчы. Ләкин балачактан ук журналистикага тартылдым. Элек, редакциягә эшкә бары тик танышлык буенча урнашып була, дип әйтәләр иде. Минем бернинди танышым да юк иде, бары тик бер текст җыючы машинист мине тәрҗемәче булырга чакырды. Ләкин мин башта тәрҗемәче булмадым, ялда булган башка хезмәткәрләрне алыштырырга туры килде. Беренче көннән корректор да, хәреф җыючы да булдым. Берникадәр вакыттан соң гына тәрҗемәче вазыйфасын башкарырга керештем.
Сигез ел эшләгәннән соң югары журналист белеме алдым. Вакыт узу белән үзем дә материаллар язарга өйрәндем, вакыйгалар урыныннан репортажлар ясадым. Бөтен республика буенча без беренчеләрдән булып компьютер системасына күчтек. Бу 1999 ел иде. Безне компьютер бүлмәсенә кертмәделәр дә, кертсәләр дә, аяк киемебезне сөртеп керергә кушалар иде. Аларны иртән һәм кич хлорлы су белән юдылар, чөнки бу куркыныч зона, дип саналды. Мин һәрвакыт китап язарга хыялландым, әмма әлегә аны тормышка ашыра алмадым.

Фәния Сәйфетдин кызы Михеева, бүлек редакторы

– Бер ел элек лаеклы ялга киттем. Минем редакциядә хезмәт стажым тулаем алганда 15 ел. Белемем буенча мин филолог, ә гомер буе журналист булып эшләдем. Питрәч районына Курган өлкәсеннән күченеп кайттым. Анда район газетасы хәбәрчесе булдым, шуңа күрә Питрәчтә "Вперед" газетасы редакциясенә эшкә урнашырга булдым. Мин үз эшемне яратып башкардым. Экология һәм тарих темасына яратып яза идем. Лаеклы ялда төрле чараларда катнашам, китап укыйм, бакчачылык белән шөгыльләнәм.

Фәридә Хәмит кызы Шакирова, компьютерда текст җыю операторы

– Мин журналистлар арасына очраклы рәвештә килеп эләктем. Элек кибеттә сатучы булып эшләдем. Бервакыт автобуста ике хатын-кызның редакциягә корректор кирәклеге турында сөйләшүен ишеттем. Шулчакта үз көчемне сынап карарга булдым.
едакциягә 1996 елның декабрендә килдем, ә Яңа ел алдыннан типографиядә забастовка башланды. Кайвакыт безгә газетаны бастыру өчен хәтта күрше Балык Бистәсе районына барырга туры килде. Бу редакция өчен бик авыр чор булды. Ләкин мин монда эшкә урнашуыма бер дә үкенмәдем. Яңа елдан соң редакциягә компьютерлар кайтардылар. Башта анда эшләргә теләүчеләр күп булды, аннары аның зыяны турында каяндыр ишеткәч, эштән китә башладылар. Мин текст җыярга керештем. 2013 елда пенсиягә чыктым.
Күптән түгел безне редакциягә кунак итеп чакырдылар. Шул чакта үземне моннан китмәгән дә кебек хис иттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса