Питрәч редакциясенә яңа автомобиль тапшырдылар
Бу Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына 49 яңа «Лада» автомобиле ачкычларын тапшырды. Чарада «ТАТМЕДИА» АҖнең «Питрәч-информ» филиалы да катнашты.
– Безнең коллективта нибары 12 кеше эшли, әмма без ике телдә газета чыгарабыз, сайт алып барабыз, телевидениедә яңалыклар чыгарабыз, без барлык социаль челтәрләрдә дә бар. Тиражның яртысын укучыларыбызга үзебез таратабыз. Болар барысы да гаять зур мобильлек таләп итә. Хезмәтебезгә югары бәя биргәнегез һәм район матбугатының ролен аңлаганыгыз өчен рәхмәт. Бу ярдәм район халкы һәм барлык татарстанлылар иң мөһим яңалыклардан хәбәрдар булсын өчен тагын да активрак эшләргә этәргеч. Яңа елда мондый яхшы бүләк – эшебезнең кирәкле һәм мөһим икәнлеген күрсәтүче билге, - дип билгеләп үтте район газетасының баш мөхәррире Ольга Шәмсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia