Питрәч редакциясенә юл хәрәкәте иминлеге темасын яктырткан өчен рәхмәт белдерделәр
Җирле матбугат чарасы бу рубрикада материалларны даими рәвештә бастыра
«Татмедиа» АҖ «Питрәч-информ» филиалы коллективына «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесеннән рәхмәт белдерделәр. Район газетасында да, социаль челтәрләрдә дә, редакция сайтында да даими рәвештә бу темага багышланган материаллар басыла. Монда юл һәлакәтләре, аларны киметүгә юнәлдерелгән профилактик акцияләр, машина йөртүче-җинаятьчеләр турында хәбәрләр чыга. Мәсәлән, 2023 елның ноябрендә басмада 5 материал, ә Интернет-ресурсларда 27 материал чыккан.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә юл хәрәкәте категорияләре арасында законга буйсынуның тотрыклы стереотипларын формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен", – дип язылган документта.
Рәхмәт сүзләрен Казан шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Илсөяр Җиһаншина һәм безнең район буенча дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Роман Закалов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа