Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч редакциясендә матур әдәбият китаплары сатып алырга мөмкин

Китаплар түбән бәядән, бушлай китерү мөмкинлеге бар.

Питрәч редакциясендә матур әдәбият китаплары сатып алырга мөмкин.

Китаплар кечкенә форматта. Аларны үзең белән йөртү уңайлы. Болар - кесәдә һәм хәтта иң кечкенә сумкага сыярлык покетбуклар. Чәршәмбе һәм җомга көннәрендә без аны теләгән һәр кешегә бушлай китереп бирә алабыз. Бер китапның бәясе - 110 сум.

Безнең ассортиментта түбәндәге әсәрләр бар:

  • "Зөләйха кыйссасы”, Зиннур Хөснияр (150 сум);
  • "Һәркемгә бер кояш", Айгөл Әхмәтгалиева;
  • "Кышкы юл озын иде", Аида Хәйртдинова;
  • "Соң түгел!", Дилбәр Булатова;
  • "Ятимгә дә яз килә", Зөлфәт Хәким;
  • "Наках", Айгиз Баймөхәммәтов;
  • "Никах", Хисаметдин Исмәгыйлев;
  • "Соңлап тотылган җавап", Люция Әблиева;
  • "Җиләкле алан", Һади Кәримов;
  • "Тауда язылган язмыш", Ильшат Билалов;
  • "Мәхәббәт талисманы", Фәрит Имамов;
  • "Шәһри Казан" газетасы (25 сум).

Моннан тыш, бездә татар телендә йолдызлар сканворды (70 сум) һәм балалар өчен башваткыч (140 сум), "Салават күпере" журналы (55 сум) сатыла.

Тулырак мәгълүмат: 89393758509, 3-04-82 телефон номерлары буенча.

 

"ТАТМЕДИА" АҖ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса