Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч Сабан туеның хедлайнеры Марат Яруллин булачак

Бу хакта район матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Фото социаль челтәрләрдән

Питрәч Сабантуеның хедлайнеры – татар эстрадасының яшь җырчысы Марат Яруллин булачак. Сабантуй бу шимбәдә, 8 июньдә узачак.

Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен «Татар моңы» конкурсы лауреаты, якташыбыз Игорь Дмитриев һәм «Ямьле» вокал төркеме чыгыш ясаячак.

Питрәч районында Сабантуйда катнашучыларны тематик мәйданчыклар, күргәзмәләр көтә.

Теләге булган һәркем үзен спорт ярышларында: милли көрәштә, гер спорты буенча ярышларда, баганага менүдә сынап карый алачак.

Традицион ат чабышлары, концерт программасы һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса