Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч социаль хезмәткәре Любовь Нефедова: «Гафу итәргә, күп нәрсәне онытырга кирәк»

Любовь Нефедова 25 ел дәвамында социаль хезмәткәр булып эшли

Үз карамагындагылар белән ахыргача бергә. Һәрберсен хәтерли, бигрәк тә беренче еллардагыларны. Иң беренчеләрдән булып аңа район мәдәният йорты янында яшәүче әбине тәрбиягә бирәләр.

– Аның исеме Денисова Марфа Никитична, аяклары йөрмәгәнгә күрә утыра гына иде. Шулай ук кулларын эшләтә алмады, учлары ачылмый иде. Тырнакларын һәрвакыт үзем кисә идем. Бервакыт ялдан чыккач, карасам: кулы канга баткан. Миңа: «Мин беркемгә дә тырнак кисәргә рөхсәт итмим, бары тик сиңа гына», диде, – дип сөйли Любовь Александровна.

Бүген ул 75 яшьтән алып 93 яшькә кадәрге тугыз кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның өчесе урын өстендә, аларга даими рәвештә килергә кирәк. Икенчеләренә атнага бер-ике тапкыр бара. – 15 ел эчендә Любовь Александровна минем үтенечне кире каккан бер очрак та булмады. Ул – эшләргә тиеш булмаса да һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше. Мисал өчен, килешү буенча ул миңа азык-төлекне айга ике тапкыр алып килергә тиеш, әмма моны көн саен диярлек эшли, - дип сөйли социаль хезмәткәр турында 86 яшьлек Ирина Моисеева.

– Миңа ничек түзәдер, белмим (көлә). Шәфкатьле булуы аркасында, ул барлык үпкәләрне кичерә. Кешеләр төрле, олы кеше көйсезрәк тә була, һәркайсының төрле гадәтләре бар. Ул кешеләргә ярарга тырыша. Боларның барысы өчен дә мин аңа бик рәхмәтлемен, – дип йомгаклады Ирина Александровна.

Ул начар күрүен билгеләп үтә, шунлыктан әйберләрне кулы белән капшап таба. Шуңа күрә Любовь Нефедова барлык әйберләрне үз урынына куярга тиеш. Әгәр хуҗабикә әйберне калдырган урынында тапмаса, берникадәр ачуланып ала, ә социаль хезмәткәр мондый хәлгә түземлек белән карый.

Героебыз Биектау районында туган, Казанда элемтә техникумын тәмамлаганнан соң, иренең туганнары киңәше буенча безнең районга күченә. Үз белгечлеге буенча эш таба алмагач, күпмедер вакыт КБОда трикотаж мастерскоенда эшли. Ул ябылгач, бала белән өйдә утыра. Эшне сагынгач, мәшгульлек бюросына мөрәҗәгать итә. Аңа социаль хезмәткәр вакансиясен тәкъдим итәләр. Любовь Александровна ризалаша һәм әлегәчә бу өлкәдә эшли.

– Тормыш булгач, төрле хәлләр була, гафу итә белергә, күп нәрсәне онытырга кирәк, – дип йомгаклый безнең героебыз. Элек җиңелрәк булган, хәзер тәрбияләнүчеләр күбрәк, компьютерда хисап эшләре дә өстәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса