Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч социаль хезмәткәре Надежда Антонова: «Бик арыган вакытлар була»

Ул, безнеңрайонга килермен, дип беркайчан да уйламаган.

Надежда Антонова Әлки районы Югары Кәчи авылында мәктәпне тәмамлагач, Казан төзелеш көллиятенә укырга кергән. Уку йортын тәмамлаганнан соң 1989 елда ул Питрәчкә килә, анда ике ел белгечлеге буенча эшли, проектлар төзи, сызымнар сыза.

Бу чорда Николай Алексеевичка кияүгә чыга, ул гомере буе кош фабрикасында электрик булып эшләгән. Ир белән хатынның бер-бер артлы ике кызы туа. Декрет ялыннан соң ул инде социаль хезмәткәр булып эшли башлый. Беренче биш елда ук ул үзен яхшы яктан гына күрсәтә, намуслы хезмәте өчен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Аннары Надежда Ивановнаны Ленино-Кокушкино авыл советына белгеч итеп алалар, анда ул 15 ел хезмәт куя. СПТУда төзелеш фәннәре буенча укытучы булып эшләргә өлгерә. 2019 елдан кабат социаль хезмәткәр булып эшли башлый.

– Минем карамакта ике бабай һәм сигез әби, – ди Надежда Ивановна. – Аларның иң олысы Лидия Худяковага 86 яшь. Без график буенча эшлибез, һәркайсы янына атнага өч тапкыр барам, ә өч кешегә көн саен киләм. Үз бурычларымны үтәүдән тыш, алар белән төрле темаларга сөйләшәм, шашка, шахмат уйныйбыз, рәсем ясыйбыз, кемдер шигырьләр, мәкаләләр яза, миңа күрсәтә, – ди социаль хезмәткәр.

Ялгыз картлар сөйләшергә яраталар, тормышларында булган хәлләр турында сөйлиләр.

– Бик арыган вакытлар була, – ди Надежда Ивановна. – Барлык кыенлыкларга карамастан, миңа эшем ошый, кешеләр белән аралашырга, ярдәм күрсәтергә, шатлык өләшергә яратам, алар мине һәрвакыт көтәләр, шалтыратып торалар, – ди ул.

Хатын-кызның өйдәге мәшәкатьләре җитәрлек, җәй көне бакча эшләре дә өстәлә. Мәктәптә укыган вакытта Надежда Ивановна тегү түгәрәгенә йөргән, бу эш аның хоббиена әверелгән. Ул күлмәкләр тегү белән дә шөгыльләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса