Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч студентлары нинди һөнәрләр үзләштерә?

Алар республиканың иң яхшы югары уку йортларында белем ала

Бүген Россия студентлары көне билгеләп үтелә. Бу республиканың иң яхшы югары уку йортларында укучылар – Ленино-Кокушкинодан Эльвира Абдирахманова, Колайдан Владислав Максимов һәм Питрәчтән Денис Харитоновның да бәйрәме.

ПРОГРАММИСТ

Казан милли тикшеренү техник университетының – КАИның икенче курс студенты Денис Харитонов компьютер технологияләре һәм мәгълүматны саклау институты факультетында укый. 

– Мин үземне бу һөнәрдә сынап карарга булдым, чөнки киләчәктә һөнәр кирәк булачак. Бигрәк тә мин компьютер казырга яратам. Кечкенә проектлар, уеннар программалаштыру тәҗрибәсе бар иде, – диде Денис.

Студент тормышы аңа бер төркемдә фикердәш яшьтәшләре җыелуы белән кызыклы, аларны  уртак темалар берләштерә,  вакытларын файдалы үткәрәләр, күбесенең карашлары туры килә. Ул район үзәгендә яши,  укырга һәр көнне өеннән бара, парлар көндезге 13-14 сәгатьтә тәмамлана, шуңа күрә аңа Питрәчкә кайту да уңайлы. Аның башка эшләргә дә вакыты кала, Денис компьютерлар, телефоннар ремонтлау белән шөгыльләнә.

Денис җавап бирә 
– Кайбер студентлар  ырымнарга ышанып, имтихан һәм зачетларны уңышлы тапшыру өчен  үзләре белән  белән тимер акча алып баралар. Ә сез?

– Без төркемдәшләр белән үзебез өчен аерым сынау үткәрәбез: спорт залына барабыз һәм соңгы тапкыр  шөгылҗләнгән кебек күнегүләр ясыйбыз. Әгәр дә без барысына да түзсәк, бу имтиханны яхшы бирәчәгебезгә ишарә. Әйе, физик күнегүләр дә ми эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә.

– Сессия яки БДИ авырракмы?

– Әзерләнсәң икесе дә җиңел. Әгәр  сессиягә бер көн кала әзерләнмәсә студент студент булмый инде, уңышка ирешү өчен даими урыга кирәк.

– Булачак студентларга нинди киңәш бирер идегез?

– Мөстәкыйль рәвештә үз өстендә эшләргә кирәк, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карага кирәк.

ИНЖЕНЕР-ПРОГРАММИСТ

Имтихан вакытында белгән билетын чыгу, бу бәхет эше,  чөнки кайвакыт  30 сорауның 29сын гына ныклап өйрәнәсең,  билетка нәкъ менә шул өйрәнмәгән  сорау чыга. Казан милли тикшеренү технология университетының, Радиоэлектроника, фотоника һәм цифрлы технологияләр институтының өченче курс студенты Владислав Максимов белән  еш  кына шулай була. 

– Имтиханнарда  еш кына начаррак белгән темалар чыга. Ләкин зачетларны нигездә автомат белән алам: лекцияләрне калдырмаска, аларда актив, игътибарлы булырга тырышам, – диде Владислав.

Ул “Транспорт радио җиһазларын техник эксплуатацияләү” белгечлеге буенча укый. Безнең алда булачак инженер-программист.

– Студент тормышым бөтен кешенеке кебек үк уза. Югары уку йортына барып кайтам, биремнәрне үтим, кичен дусларым белән урамга чыгам. Иртән кайвакыт тренажер залына йөрим, – дип сөйләде Владислав. –  Студент булгач, мин яхшы кешеләр белән таныштым, үзлегемнән укырга өйрәндем, авырлыкларны җиңелрәк кабул итә башладым һәм алар белән көрәшә башладым, – дип билгеләп үтте ул.

Хәзер ул мәктәпне сагынып искә ала, анда уку университеттагыга караганда  җиңелрәк, ул вакытларның иң гамьсез чор булуын таный. Укытучыларны, сыйныфташларын сагына. Кайбер мәктәп дуслары белән бүгенге көнгә кадәр тыгыз аралаша. Ул атна саен өйенә кайтырга тырыша, ә җәй һәм яз көннәрендә  өстәмә акча эшләү ягын карый.

Владислав җавап бирә
– “Югары уку йортында соңга кадәр тоткарланырга туры килгәне булдымы?

– Әйе, бервакыт төнгә кадәр шунда булдык. Без укытучы белән киләсе буыннар өчен программалаштыру  буенча видео дәресләр яздырдык.

– Кайда авыррак, университеттамы, әллә мәктәптәме?

– Монда да, анда да үз авырлыклары бар. Мәктәптә өй эше күп бирәләр иде, ләкин алар җиңел иде. Университетта биремнәр азрак, әмма алар өстендә озаграк һәм тырышып эшләргә кирәк.

– Парларны калдырсаң, нәрсә була?

– Сессияне өчледән югарырак билгегә яба алмыйсың. Йокыңны туйдырыр һәм мөһимрәк парга яхшы кәеф белән барыр өчен  бармыйча калырга ярый торган парлар да бар яисә курс эшләрен тәмамлар өчен парлардан соң  каласың.

ПЕДИАТР

Үзең теләгән һөнәрне үзләштерү өчен укырга керә алу, бу бик зур шатлык – ел саен дөрес юл сайлавыңа ышаныч ныгый гына  бара. Эльвира Абдирахманова мәктәптә укыганда ук теш табибы яки балалар табибы булырга карар итә. Башта беренче вариантка тартыла, әмма документлар тапшырыр алдыннан карарын кискен үзгәртә. Хәзер инде ул Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетының дүртенче курс студенты. 

– Бу бу юнәлешне сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем. Мин балалар организмын өйрәнү белән кызыксынам. Ләкин укудан соң минем алда балалар ординатурасына да, өлкәннәр ординатурасына да ишекләр ачылачак, – дип билгеләп үтә кыз. – Беренче өч курс безгә фундаменталь белемнәр бирде, хәзер бөтен шәһәр буенча хастаханәләрдә һәм клиникаларда уку цикллары бара. Бер фән бер-ике атна дәвам итә, аннары аны икенчесе белән алыштыралар. Алар сигездән 12 сәгатькә кадәр бара, аннары онлайн лекцияләр вакыты, – дип сөйләде ул,  көн саен Ленино-Кокушкинодан шәһәргә барырга мөмкинлек бирә торган график турында.

Эльвира шулай ук санитар белем бирү буенча волонтерлык белән шөгыльләнә, мәктәп укучыларына сәламәт яшәү рәвеше, тәмәке тартуның зыяны темасына лекцияләр укый, куркыныч авыруларның симптомнары һәм сәбәпләре турында сөйли. Шулай ук ул икенче белем дә ала  - инглиз теленнән тәрҗемәче.

– Беренче курстан тормышым бик нык үзгәрде. Студент чоры –  ул яңа танышулар, мөмкинлекләр, белемнәр, ныклы университет дуслыгы. Без бер-беребезгә ярдәм итәбез, утны, суны бергәләп  үтәбез. Шул ук вакытта студентлык – ул стресс, зур йөкләнешләр, коллоквиумнар, зачетлар һәм имтиханнар алдыннан борчылулар, – дип уртаклашты Эльвира.

Ләкин уку процессын авырлыклар кызыклырак итә дә инде. Практик дәресләрдә ул пациентлар белән аралашырга, тикшерү үткәрергә, анамнез җыярга ярата. Булачак табиблар кебек үк, мәет материаллары буенча анатомияне өйрәнгән, бу аеруча иендә калган.

Студентлар көнендә ул иң катлаулы имтиханнарның берсе – оператив хирургиянең топографик анатомиясе буенча имтихан тапшырган. Аннары группадашлары белән кафега барганнар.

Эльвира җавап бирә
– Яраткан фәнең?

–  Патофизиология. Ул авыруларның үсеш закончалыкларын һәм аларның нәтиҗәләрен өйрәнә, клиник фикерләүне үстерә, логик бәйләнешләрне яратам. Физиология һәм фармакология дә ошый.

– Нинди билгеләргә укыйсыз?

– “Бик яхшы” һәм “Яхшы”

– Стипендиягезне нәрсәгә тотасыз?

– Китапларга, косметикага.

– “Студент өчен иң мөһиме – ...” дигән сүзләрне дәвам итегез?

– Кыю  булу һәм үз-үзеңә ышану. Бервакыт укытучы безнең төркемне операция барышын карарга алып барды. Ул вакытта бүлек мөдире операция ясады, ул көтмәгәндә безнең беребезгә  ассистенты булырга тәкъдим итте. Мин, бер минут та уйланмыйча, җавап бирдем. Шул вакытта беренче тапкыр хирург ярдәмчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса