Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч суды алимент түләүче ир-атны бурычлары өчен төзәтү эшләренә хөкем итте

Аның 270 000 сумнан артык бурычы җыелган.

Питрәч район суды үзенең балигъ булмаган баласына алимент түләүдән баш тарткан Тамбов кешесенә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ир-атның 270 000 сумнан артык бурычы җыелган.

Суд утырышы барышында ул тулысынча үз гаебен таныды һәм барлык тәкъдим ителгән дәлилләр белән килеште.

Суд, нигезле сәбәпләрсез берничә тапкыр алимент түләмәү фактын ачыклап, ир-атны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше буенча (балаларга алимет түләмәү) җинаять кылуда гаепле дип тапты. Җәза сыйфатында аңа алты ай төзәтү эшләре билгеләнгән, ә хезмәт хакының 5%ы дәүләт кеременә тотып калыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса