Питрәч суды казанлыны авыр җәрәхәтләр салуда гаепле дип тапты
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Питрәч районы суды 19 яшьлек казанлыга хөкем карары чыгарды. Ул сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салуда гаепле дип табылган.
Суд быелның 19 мартында көнкүреш конфликты барышында яшь егет таныш кешесенә пычак белән кадаган дип билгеләде. Зыян күрүче җәрәхәт алган, бу сәламәтлеккә авыр зыян, тормыш өчен куркыныч дип табылган.
Суд сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләде. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia