Питрәч суды СВОда һәлак булган сугышчының әтисен мошенниклардан яклаган
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: © «Питрәч-информ»
Питрәч районы прокуроры махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әтисенең хокукларын яклап судка мөрәҗәгать итте. Ир-ат билгесез затлар йогынтысында хезмәт күрсәтүгә кредит килешүе төзегән. Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Психология-психиатрия экспертизасы нигезендә, килешүне башкарган вакытта аның психологик йогынты астында булганы һәм булган хәлләрне тәнкыйди бәяләү сәләтеннән мәхрүм ителүе ачыкланган.
Прокурор судка мөрәҗәгать иткән, чөнки ир-ат авыр тормыш вәзгыяте һәм юридик белеме булмау аркасында үз хокукларын мөстәкыйль яклый алмаган.
Суд дәгъваны канәгатьләндерде һәм килешүне гамәлдә түгел дип таныды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia