Питрәч тәрбиячеләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Питрәч районында 16 балалар бакчасы эшли, аларга 2750 бала йөри.
Марина Хөснетдинова: «Балаларның музыканы яратуларына күңелем сөенә»
Шушы көннәрдә Марина Хөснетдинова үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, шуның 25 елын музыка җитәкчесе булып эшли.
Элек ул Колай балалар бакчасында эшләгән. Соңгы 14 ел эчендә Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасында балаларда музыкага мәхәббәт тәрбияли. Аның ике югары белеме бар: беренчесе буенча – үзешчән академия хоры җитәкчесе, икенчесе буенча – тәрбияче. Тәрбиячегә балалар белән эшләү өчен махсус укыган. Аның белән балалар иртәнге зарядка ясыйлар. Нигездә, Марина Анатольевна баянда уйный.
Без совет галиме Наталья Ветлугинаның музыкаль тәрбия бирү методикасы буенча эшлибез. Бу күнегүләр вакытында балаларда музыкаль ишетү формалаштыру өчен эшләнә. Музыка балалар үсешенә зур йогынты ясый. Хәтта йөкле хатын-кызларга да музыка тыңларга киңәш ителә. Рэп һәм рок түгел, ә классиканы – Шостакович, Бетховен, Моцарт, Чайковский, – дип сөйләде Марина Анатольевна.
Шулай ук музыка дәресләрендә балалар маракас, металлофон, ксилофон, бубенцлар, ратчеткалар, кашыклар кебек төрле кораллар белән уйныйлар. Моңа өстәп, тәрбияче үзе балалар белән шөгыльләнү өчен кулдан музыка кораллары ясый. Марина Анатольевна шулай ук бәйрәмнәргә музыкаль номерлар куя.
Үз эшемдә хезмәтемнең нәтиҗәләрен күрү, тәрбияләнүчеләремнең чыгышларын карау миңа аеруча ошый. Аларның сәхнәдә ничек уйнавын, үз-үзләренә ышануларын күрү, музыканы ярата башлауларына күңелем сөенә, - дип уртаклашты ул.
Ольга Ковшова: «Телне балалар бакчасында ук өйрәнү мөһим»
Ольга Ковшованың егерме елдан артык педагогик стажы бар. Элек ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, ә 2015 елда «Бәләкәч» балалар бакчасына тәрбияче булып урнашкан.
Хәзер сабыйларга татар телен өйрәтә. Моның өчен уен материаллары, төрле җыентыклар, махсус китаплар, таблицалар эшли.
Мин һәр дәрескә ныклап әзерләнәм. Нигездә, алар бездә уен формасында уза. Шулай итеп балалар яңа сүзләрне җиңелрәк хәтерләрендә калдыралар. Татар телен дәрес буларак 4-5 яшьтә өйрәнә башлыйлар. Балаларны ике төркемгә бүләбез: беренчесендә татар теле туган тел буларак бара, икенче төркемгә башка милләт балалары йөри. Иң кызыгы шул: башка милләт балалары кайвакыт татар телен җиңелрәк үзләштерә. Кайбер ата-аналар балалары белән татар телендә сөйләшмиләр, андыйлар белән аңлату әңгәмәләре алып барырга тырышам. Татар телен балалар бакчасыннан өйрәнә башлау бик мөһим, без аңа нигез салабыз. Әгәр балага телне кечкенәдән өйрәтмисең икән, ул инде мәктәптә телне яхшы белмәячәк. Бу вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, - дип исәпли Ольга Ковшова.
Елена Лукина: «Тәрбияче өчен балалардан аерылу бик авыр»
«Каенкай» балалар бакчасыннан Елена Лукина балачактан тәрбияче булырга хыялланган. Мәктәптә укыганда ук әйдаман булып эшләгән.
Аның фикеренчә, тәрбияче өчен иң мөһим сыйфат – балаларга мәхәббәт. Балаларны яратканга ул 40 ел тәрбияче булып эшли.
Тәрбияче белемле, киңкырлы булырга тиеш. Балалар кайвакыт шундый сораулар бирәләр, аларга хәтта нәрсә дип җавап бирергә дә белмисең. Без рәсем ясый, җырлый, бии, музыка коралларында уйный белергә тиеш. Мәсәлән, шушы көннәрдә бездә музыка җитәкчесе булмады, мин үзем балаларга фортепианода уйнадым, – дип сөйли ул.
Елена Лукина балалар бакчасына яңа гына йөри башлаган балаларга аерым игътибар бирә.
Беренче көннәрдә бала бакчага килүен авыр кичерә икән, аны 2 сәгатькә генә калдырабыз. Әгәр ул таныш булмаган мохиткә тиз ияләшә икән инде, аны йокларга да калдыра алабыз. Психологик яктан авыр булса, бала авырта башлый. Мондый балалар өчен мин гадәттә махсус дәфтәр ачтым. Анда бала ашадымы, юкмы, йокладымы, барысы турында да язып куям. Аннары бу турыда ата-анасына әйтәм, боларны мин алар балага бакча режимын аңлатсын өчен шулай эшлим. Кайбер ата-аналар балаларын бакча белән куркыталар, мин моңа каршы. Киресенчә, балага бакчага барасы килеп торырлык сүзләр генә әйтергә кирәк. Тәрбияче өчен иң авыры балаларның мәктәпкә күчкән вакыты. Кайвакыт үзем алар белән мәктәпкә барырга әзермен, алардан аерылу бик авыр. Инде хәзер үк үземне дә, балаларны да укуга мораль яктан әзерлим, - дип сөйләде Елена Ивановна.
Шушы көннәрдә Елена Лукина үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кече тәрбияче Нина Токранова “Һәр баланы үземнеке кебек үстерәм”
Балалар бакчасында кече тәрбияченең дә роле зур. Ул өлкән тәрбияченең уң кулы. Аннан башка табында кайнар аш та булмый, өйгә кайтканда алына торган “куян күчтәнәчләре” дә әзерләнми. “Айгөл” балалар бакчасында 24 ел буе эшләүче Нина Токранова әнә шундый алыштыргысыз белгечләрнең берсе.
Мин кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялландым. Ләкин иртә кияүгә чыктым, бер-бер артылы балалар алып кайттым. Үз балаларым булгач, тормышка карашым үзгәрде. Сабыйлар белән эшләү ошып китте, шуңа да тәрбияче һөнәрен сайларга булдым. Балалар бакчасына эшкә урнашканда бары тик кече тәрбияче урыны гына буш иде, ике дә уйлап тормый эшли башладым. Гомерем буе шушы вазыйфада, шушы бакчада эшлим. Балалар төрле була, һәрберсенең җаен табарга тырышабыз. Авырып китсәләр, иркәләнергә ярата алар, шунда кызганабыз, көен көйлибез. Балалар безгә кечкенәдән йөргәнгә үз балаларыбыз кебек булып бетә. Һәр баланы үземнеке кебек үстерәм, - дип елмая Нина Токранова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа