Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч терлекчеләре хайваннарны кышлатуны башлап җибәрделәр

Һава шартлары яхшы булу нәтиҗәсендә кышлату өчен мал азыгы зур запас белән әзерләнде.

Муллагалиев А.Р. КФХ фермасында 250 савым сыеры бар, Миралова А.Д. КФХда - 68, Абдуллин Х.С. КФХда һәм Фәсхетдинов З.З. КФХда – 40ар. Бу хуҗалыклар районда алдынгы санала. Агымдагы елның ун аенда Муллагалиев А.Р. КФХда 1056 тонна, Абдуллин Х.С. КФХда – 195 һәм Фәсхетдинов З.З. КФХда – 155 тонна сөт савып алдылар, – дип сөйләде җитештерү бүлеге башлыгы Хәлим Гатиатуллин.

Безнең районда 3742 савым сыеры бар, шуларның 581е – фермер хуҗалыкларында. Сөт җитештерү белән 11 хуҗалык шөгыльләнә. 10 айда тулаем савым 21037 тонна тәшкил итте, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 178 тоннага артыграк. Шуның 2452 тоннасы КФХлар исәбендә, бу хуҗалыкларда сөт әзерләү узган елгы дәрәҗәдә калган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса