Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч тернәкләндерү үзәгеннән йортсыз кеше: «Хәзер кеше туганнарына да кирәкми»

Тәбрис Сафин бүген чит җирдә кечкенә генә бүлмәдә яхшыга өметләнеп яши

Ул чал чәчле, моңсу күзле бабай, кайчандыр үз фатирын улына биргән, ә бүген үзе урамда калган.


“МИН АЛАРНЫ КЫЗГАНДЫМ”

Тәбрис Салихович көтмәгәндә, уйламаганда шундый аяныч хәлдә калган. Олы яшьтә мондый хәлдә калырмын, дип башына да китермәгән. Ул хатыны һәм улы белән Чаллыда яшәгән, металл кою заводында эшли, өч бүлмәле фатир ала. Соңрак ир белән хатын аерылышалар һәм торакны ике бүлмәле һәм бер бүлмәле фатирларга алыштыралар. Ир-атка кечерәк фатир эләгә. Аннары ул башка хатын белән очраша, аның янына күченә, ә фатир буш кала. Улы үсә, гаилә кора, ике баласы туа. Тәбрис Салих улы тормыш иптәше белән киңәшләшә һәм үз торагын улына бирә. Ул вакытта минем мондый карарга килүемнең нәрсә белән тәмамланасын башыма да китермәдем.

Улы өч ел элек кинәт үлеп китә, бу ата өчен зур кайгы була. Бүген ул аның кабереннән еракта, ә үзе белән аның бер генә фотосы да юк.

– Алар вакытлыча фатирда яшәде, балалары кечкенә, акчалары җитми иде. Яшьләргә ярдәм итәргә теләдем. Мин, дөресен генә әйткәндә, аларны кызгандым, – дип аңлата үзенең гамәлен Тәбрис Салихович. – Аннары улым коронавирус белән авырый башлады. Мин аңа хастаханәгә барырга киңәш иттем, ә ул: “Куркырлык нәрсә юк, әти, үтәр”, – дип җавап бирде. Ахыр чиктә табибларга бара, ләкин соң була инде. Кайгыдан эчә башладым. Улымны югалттым, контрольне югалттым, – дип таный ул.

Тормышның кара полосасы моның белән генә тәмамланмаган. Тормыш иптәше элекке ире белән киредән кавыша. Әлбәттә, ул аның янында кала алмый, әйберләрен җыя һәм чыгып китә. Әмма аның барыр җире булмый. Элеккеге фатирында балалар белән килене яши. Берникадәр вакыттан соң әлеге йортсыз кешегә безнең районның реабилитация үзәген тәкъдим итәләр, анда ул узган елның 26 ноябрендә килә.

Рус Казысында ир-ат биш ай тора. Башта кар чистарта, утын яра, аннары аны кухня буенча җаваплы итеп билгелиләр. Ул махсус дәфтәрдә ризыкларны санап язып бара, яңаларына заказ бирә, иртәнге, төшке һәм кичке аш өчен өстәл әзерли: ипи кисә, җиңел салатлар әзерли, тәлинкәләргә аш, ботка, икенче ризыклар сала.


 

“ХӘЗЕР КЕШЕ ТУГАННАРЫНА ДА КИРӘКМИ”

Без үзебез корган гаиләләребезне югалтсак та, безнең һәрберебезнең туган гаиләсе бар, барыр җирең булмаганда, ул соңгы сыену урыны. Ләкин Тәбрис Сафинның анысы да юк. Әти-әнисе вафат, бары тик йорт кына калган, бүген ул ташландык хәлдә. Яңасын төзү аны ремонтлауга караганда җиңелрәк, ди. Тәбрис Салиховичның ике абыйсы булган: берсе яман шештән үлгән, икенчесен үтергәннәр.

– Туганнан туганнарым бар. Бик сирәк булса да, минем тормышым белән кызыксыналар. Мин аларга җәен дә, кышын да кунакка бара алам. Ләкин барыбер алар белән яшәп булмый бит инде. Хәзер кешегә туганнары да кирәкми. Кызы яки улы булса да картларны монда (үзәккә) алып киләләр, – дип зарын белдерде ир-ат.

Ул оныклары белән узган елның җәендә очрашкан. Килен бу очрашуларга каршы түгел, ди ул, бабаларына балаларны ул теләгәндә күрергә рөхсәт итә.


“БЕРҮЗЕҢӘ ГЕНӘ БИК ЧИТЕН”

Үзәкнең бер буш территориясендә нигез салынган, анда тораксыз калган гаиләләр өчен өч йорт төзергә планлаштыралар. Тәбрис Сафин бу вариантны да карый. Шуңа күрә ул шундый ук ялгыз хатын белән танышырга һәм гомерен аның белән үткәрергә тели. Үз фатирын кире кайтарырга җыенмый, туганнары өчен проблемалар тудырырга теләми.

– Мин фатирга дәгъва кылырга җыенмыйм. Улым булмаса да, оныкларым минеке бит. Аларны хурлап, судларда йөрергә теләмим. Алар әле яшь, аларга яшәргә кирәк, ә мин тагын ун ел яшәсәм шул җиткән, – ди ул. – Монда калырмын, дип уйлыйм. Табигать матур, тирә-якта урман, кырлар, тынлык, кошлар сайрый, – диде Тәбрис Сафин, үзен шулай тынычландырган кебек.

Аңа 65 яшь. Уналты мең сумга якын пенсия ала. Яр Чаллы читендә биш-алты мең сумга вакытлыча фатирда яши алам, ди. Әмма ул ялгыз калырга теләми.

– Берүзеңә генә бик читен. Олыгайган саен, моны ныграк аңлыйсың. Иртән йокыдан бергә уянып, сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп, аннары бергәләп өй эшләрен башкарасың, бакчада эшлисең. Арыгач, кире кереп сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчсәң иде, – дип хыяллана Тәбрис Сафин.

Үзәк директоры Майя Шильникова Тәбрис Салиховичның үзен намуслы, пөхтә, җаваплы кеше буларак күрсәтүен әйтте. Ул хәтта аңа парын табарга вәгъдә биргән, бу тирәдә кеше юк диярлек, ялгыз һәм тол хатыннар да юк. Танышырга теләүчеләр аның белән 89050235000 телефоны буенча элемтәгә керә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса