Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч укучылары Җиңүнең юбилеена 80 изге эш башкарды

Бу турыда укытучылары безгә үзенең хатында сөйләде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында Питрәчнең 2 нче мәктәбе укучылары тарихи дөреслекне сүзләр белән генә түгел, эшләр белән дә сакларга кирәклеген исбатлады. Сыйныф җитәкчесе Лилия Шиһапова җитәкчелегендә “Җиңү варислары” командасы “Җиңүгә 80 игелекле эш” проектында катнашты. Бу турыда укытучы безгә үзенең хатында сөйләде.

Патриотик тәрбия – сыйныф җитәкчесе эшендә төп бурычларның берсе. Без катлаулы вакытта яшибез, күпләр тарихны яңадан язарга тырыша. Безнең бурыч – киләчәк буыннар өчен бөтен халык өчен авыр сынауга әйләнгән Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне саклау. Ул бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде. Шуңа күрә без балалар белән “Җиңүгә 80 игелекле эш” Бөтенроссия проектында катнашырга булдык.

Проект билгеле бер вакытта башкарылган яхшы эшләрдән торган сигез тректан тора. Мәсәлән, “Тарихи хәтер” трегында укучылар Кенигсбергта немец группировкасын тар-мар итүнең 80 еллыгына багышланган музей күргәзмәсендә булдылар, рәсемнәр ясадылар, сугышчан дан урыннары турында стена газеталары ясадылар, сугышның төп вакыйгаларын белү буенча викториналар уздырдылар.

“Ветеранга ярдәм” трегында сугыш ветераны турында шигырь иҗат иттеләр, сугышта катнашучы Уханов Егор Алексеевичның шәҗәрә агачын төзеделәр, шулай ук истәлекләрнең цифрлы китабын төзеделәр.

“Яшьләрне патриотик тәрбияләү” трегында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрби-спорт ярышлары, киномарафон, сугыш еллары хатларын уку, яшь сугышчы курсы — автоматны сүтеп-җыю узды.

Иң истә калганы “волонтерлык һәм ярдәм” трегы булды. Укучылар бергәләп тәрәзәләрне Җиңү символлары белән бизәделәр. Безнең тәрәзәләрдә чәчәкләр, Георгий тасмалары, Мәңгелек ут, тынычлык күгәрченнәре, торналар һәм җиңү белән бәйле башка бик күп символлар пәйда булды. Без волонтерлык хәрәкәтенең кыйммәтләрен белдек, Салкын Чишмә авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сәйфетдинова Равия Сафин кызына ярдәм күрсәттек. Кулдан эшләнгән әйберләр белән мәктәптә ярминкә оештырдык. Җыелган акчаларны безнең мәктәпне 2021 елда тәмамлаган, Курск өлкәсендә илебез чикләрен саклаучы Солтан Нуруловка тапшырдык.

8В сыйныфы укучылары Валерия Полякова, Алексей Малов, Хатирә Агаева һәм Рафаэль Мөхетдинов окоп шәмнәре ясыйлар.

“Җиңү көне” җырын өйрәндек һәм башкардык, хәтта тематик пирог та әзерләдек, иске китапларны реставрацияләү буенча мастер-класслар үткәрдек, шахмат-шашка турниры үткәрдек. Барлык чаралар турында Вконтакте социаль челтәрендә мәктәп төркемендә һәм “Сферум” мәгариф платформасында хәбәр иттек. “Җиңү варислары” командасы, атааналар һәм укытучылар белән бергә проектта актив катнашты. Балалар бик теләп игелекле эшләр белән шөгыльләнделәр. Бу проект безнең өчен бик файдалы булды, без бик күп яңа белемнәр, күнекмәләр алдык. Игелекле эшләрне бүләкләр өчен түгел, безгә тынычлык бүләк иткән кешеләргә истәлек һәм хөрмәт өчен башкардык.

Мәктәп линейкасында укучыларга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырылды, ә ата-аналарга проектка һәм командага актив ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса