Питрәч укучыларын агач утыртырга чакыралар
Үсенте белән көрәкне үзең белән алып килү зарур
Шимбә көнне, 27 сентябрьдә, 12 сәгатьтә Питрәч беренче мәктәбе территориясендә «Алма бакчасы» агачлары утыртылачак. Чарага мәктәпне тәмамлаучылар, ата-аналар, укучылар чакырыла. Акциядә катнашу өчен үзең белән үсенте һәм көрәк алып килергә кирәк. Алмагач кына түгел, чия, миләш, груша һәм башка агачлар да ярый.
«Сез утырткан агач мәңгегә биредә урнашачак һәм үсәчәк, сезне безнең мәктәп тарихында гәүдәләндерәчәк. Сыйныфташларыгыз, туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән очрашудан бик күп уңай хис-кичерешләр алачаксыз. Акциядә катнашучы һәркем мәктәп җитәкчеләре исеменнән Рәхмәт хаты алачак», - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Нина Утяганова.
«Алма бакчасы» ачылу уңаеннан концерт оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia