Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч укучысы “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлекчәсе рәисе итеп билгеләнде

Ул уку алдынгысы, фән олимпиадалары призеры, мәктәп һәм мәктәптән тыш чараларда актив катнаша, шул ук вакытта лидерлык сыйфатларын күрсәтә.

2023 елның гыйнварында безнең республикада яшь талантларга ярдәм итү һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен “Алдынгылар хәрәкәте” бүлекчәсе булдырылды. Рәзилә нәкъ менә шундый иҗади һәм талантлы укучы! Ул уку алдынгысы, фән олимпиадалары призеры, мәктәп һәм мәктәптән тыш чараларда актив катнаша, шул ук вакытта лидерлык сыйфатларын күрсәтә.

– Рәзилә һәм аның ике дусты балалар бакчасында ук башка балалардан аерылып тордылар, – дип искә ала кызның әнисе Лилия Фәнисовна. – Алар балалар белән төрле уеннар уйлап чыгара, оештыра иделәр. Мәктәптә, башлангыч сыйныфларда ук, аңа староста вазифасын йөкләделәр.

Беренче сыйныфтан кыз бию белән шөгыльләнә башлый, тугыз ел сәхнәдә “Сәяхәт” хореография коллективы составында чыгыш ясый. Бүген исә, укудан тыш, аның өчен иң мөһиме – Питрәч районының “Алдынгылар хәрәкәте” яшьләр оешмасы бүлекчәсе. Хәзер ул аның рәисе.

– Хәрәкәттә 12 эшчәнлек юнәлеше бар. Мин башта “Мәдәният” юнәлеше буенча җитәкче урынын сайладым һәм җиңдем. Соңыннан үз көчемне тагын бер сынап карарга булдым һәм бүлекчә рәисе сайлауларында катнаштым, һәм тагын җиңдем, – диде елмаеп кыз.

Хәрәкәт составында аның дусты, җиденче сыйныф укучысы Зилә Хәсәнова да бар. Мәктәп укучылары бергә хореография белән шөгыльләнәләр. Зилә дустыннан калышмаска карар итә, ул да бу хәрәкәткә кушыла һәм унике юнәлешнең берсен җитәкли. Аның сүзләре буенча, ул шулай ук яңа кызыклы чаралар уйлап табарга һәм оештырырга ярата. Активистлар мәктәп укучыларын кызыксындырырга һәм аларны төрле иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итәргә тырышалар. Темалар төрле: экология, волонтерлык, патриотизм. 

– Шулай ук без мөмкинлекләре чикле балалар, “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрәбез, – дип сүзен дәвам итте Рәзилә. – Шул ук вакытта мондый очрашуларда районыбызның башка мәктәпләреннән килгән хәрәкәт вәкилләре дә катнаша. Питрәч районында беренче хәрәкәттә әлегә йөзгә кадәр катнашучы бар, алар унике мәктәптә оештырылган. – Безгә җирле бүлекчә рәисе белән бәхет елмайды, – дип билгеләп үтте “Алдынгылар хәрәкәте” яшьләр үзидарә органының Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Семенов. – Рәзилә бик җаваплы, башкаручан, инициативалы һәм яшь булуына карамастан, бик җитди. Бүген ул республика дәрәҗәсендә чаралар үткәрә.

Кыз әйтүенчә, күпләр аннан: “Боларның барысы да нәрсәгә сиңа”, – дип сорыйлар икән. Мәктәп укучысына вакыйгалар үзәгендә булу, кызыклы эш белән шөгыльләнү, башкаларда бу кызыксынуны уяту һәм аларны җәмгыять өчен файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү ошый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса