Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч волонтерлары Курск чигенә ике тапкыр барганнар

Аларның девизы: “Тылсыз фронт булмый”.

“Мед Ангелы” Ирина (сулда), Эдуард (уңда) “Барс-Курск” подразделениесы медиклары белән. / Фото шәхси архивтан

Волонтерлар сугышчылар өчен бик кирәкле хезмәтләрен дәвам итә. Соңгы тапкыр алар турында язганнан бирле, волонтерлар Курск чигенә ике тапкыр барып кайттылар.

2025 елның салкын декабре. Казаннан 150 чакрым ераклыкта, трассада көтмәгәндә машинаның двигателе яна башлый. Ут, пар, төтен исе. Паника башланды дисезме? Юк. Багажникта нәкъ менә алгы сызыктагы сугышчыларга дигән янгын сүндергеч ята. Утны шешәдәге су, чәй белән сүндерү өчен бер минут вакыт җиткән. Хәрби медиклар өчен каталоглар буенча җыелган кыйммәтле хирургия инструментларын юлдагы башка машиналар белән Чувашиягә озаталар. Волонтерларның төтенләп торган машинасын юл читендә калдыралар, аннары Казанга эвакуациялиләр.

– Әгәр алынгансың икән эшне ничек тә ахырына кадәр үтәргә кирәк. Бу сәфәрнең девизы шундый иде, – ди “Тата” позывнойлы Ирина.

5 сәгатьтән соң, башка машинага утырып, алар йөк төялгән машинаны куып җитәләр, төн куналар да томан эченнән чик буе зонасына юл тоталар.

“Мед Ангелы”ның – Татарстаннан ике волонтерының декабрьдә Курск чигенә барыпкайту тарихы шулай башлана. Ирина – “Тата” – тәвәккәл, кыю кыз, Эдуард – “Профессор” – тыныч һәм төпле ир-ат. Алар миллионлаган сумнар җыймыйлар, шау-шулы телеграм-каналлар алып бармыйлар. Алар “тылсыз фронт булмый” икәнен аңлыйлар һәм госпитальләргә яки сугышчыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Бу юлы алар медицина инструментларыннан тыш, “Форд” өчен двигатель, кышкы көпчәкләр, кер юу машинасы, гигиена әйберләре һәм бүләкләр илтәләр.

– Егетләр безгә заявкалар бирми, – дип аңлата Эдуард. – Без алар янына барган вакытта аларга нәрсәләр кирәк икәнен үзебез күрәбез. Фотога төшереп җибәрәбез: “Шушы әйберләр бар. Китерергәме?”. Җавап һәрвакыт кыска һәм тиз була: “Әйе!”.

Аларның маршрутлары инде сыналган: Курск чигендәге госпитальләр, “Барс” бүлекчәләре. Аларны йөзләреннән үк таныйлар. “Мед Ангелы” дип язылган шевроннар инде Курск өлкәсендә генә түгел, Воронеж, Питер һәм Кырымда да бар.

Икенче сәфәр, 2025 елның гыйнвары, аларны “Муравейник” дигән урынга алып бара.

– Бу позицияләрдә сугышчылар инде ел ярым тора, – дип сөйли Тата. – Алар тулысынча җир астында яши. Өстә – тигез басу, ә астында – тулы бер шәһәр. Блиндажлар, юллар. Хәтта үзләре снаряд тартмаларыннан ясаган мунчалары да бар.

Волонтерларны үз туганнары кебек каршы алалар. Командир да шат. Тата өчен ул – узган сәфәрдән үк хөрмәткә лаек, сугышчылары турында кайгыртучан, батыр ир-ат.

“Баян” позывнойлы пешекче – безнең якташ, Казан егете, элеккеге штурмовик, ә хәзер ул җир астында да кулинария могҗизалары тудыра.

– Бу минем гомеремдә иң тәмле борщ иде, – дип искә ала Ирина. – Баян ясаган сало да телне йотарлык. Өйдә мондыйны ашаганым юк иде.

Сугышчылар өчен аларның килүе – үзе бер бәйрәм, тыныч тормыштан килгән җылылык.

Шул арада “Профессор” иратларча ярдәм итә: блиндажга ишек куя. Минус 15 градус салкын, шуруповерт, такта кисәкләре – өч сәгатьтән соң эш әзер, бу турыда командирга җиткерелде.

Позицияләрдәге эшләрен тәмамлагач, “Мед Ангелы” гуманитар ярдәмнең калган өлешен тапшыру өчен алга таба кузгалалар.

Барлык йөкне тараткач, Тата атырга өйрәтергә сорый – тормышта нәрсә буласын белеп булмый, белгәннең кирәге чыгуы бар. Сугышчы аңа автомат бирә һәм полигонга алып чыга. Анда 800-1000 метр ераклыктагы буш газ баллоннарына атарга кирәк була – пуля тигәндә аннан тавыш чыга.

– Хәтта күзлек тә комачауламады! – дип искә ала Тата. – Канымда снайперлык бардыр, әбием биатлончы иде, – диде ул елмаеп.

Соңрак алар Питердан килгән “Кроха” позывнойлы волонтер кызны очраталар – ул бер ай буе госпитальдә санитарка булып эшләгән. Шулай ук Курск чигендә госпитальдә сугышчыларга ярдәм итүче тагын бер якташ кызны очратып, аны туган якка алып кайталар.

Кайтканда аларның машинасы тәгәрмәч өстендәге музейга әверелә. Анда:

Сугышчыларыбыз бәреп төшергән дошман пилотсыз очкычының (БПЛА) калдыклары. Аның навигация системасындагы электрон приборда “Польшада ясалган” дигән язу бар. НАТО пычагы – анда “АКШта ясалган” дигән маркировка. Патроннар, гильзалар, НАТО пулемет тасмасы кисәге.

– Командир бу экспонатларны музейга тапшыруыбызны үтенде, – дип аңлата Эдуард. – Киләчәк буыннарга безнең ничек яшәвебез һәм нәрсәләргә юлыгырга туры килүе турында истәлек калсын өчен. Без бу трофейларны Питрәч районының туган якны өйрәнү музеена тапшырдык. Музей хезмәткәрләре махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмәне тулыландырачак яңа экспонатларны рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.

– Безнең буыннар ничек яшәвебезне һәм кемгә каршы көрәшүебезне белсеннәр, онытмасыннар, – ди музей мөдире Ләйсән Шәйхетдинова.

Мондый сәфәрләрдән өйгә кайту – авыр уйланулар вакыты. Сүз иң мөһим нәрсәләр турында бара.

Волонтерлык турында: “Бу батырлык түгел, – дип саный Эдуард. – Бу безнең позиция: “Тылы булмаганның фронты булмый”. Әгәр без аппаратлар, дарулар яисә игътибар күрсәтеп ярдәм итә алабыз икән – без моны эшләргә тиеш. Бу безнең генетик кодыбыз. Ә ул сүз белән генә түгел, эш-гамәл белән күрсәтелә”.

Сугыш һәм акча турында: “Күпләр үз теләге белән китүчеләр турында: “Анда ике йөз мең түлиләр – акча өчен баралар!” – дип уйлый. Мин андыйларны бер тапкыр артиллериянең ничек эшләгәнен яки дрон очып килгәнен карарга чакырам. Ул вакытта 90 процент кеше: “Кирәкми миңа ул акчалар!” – дияр иде. Кешеләр анда төрле сәбәпләр аркасында бара. Кемнәр анда кала – алар акча өчен түгел. Алар – үзебезнекеләр өчен”.

Тылдагы проблемалар турында: Күпләр сугыш юк кебек яши: бу аларга кагылмый, дип уйлыйлар. Мондый мөнәсәбәттән Татаның елыйсы килә, чөнки без бердәм булганда гына – җиңелмәс булачакбыз! “Читтә калмагыз! – дип мөрәҗәгать итә ул тылдагы кешеләргә. – Үзегез ышанган иң якын волонтерлык оешмасына ярдәм итегез!”

Хәтер һәм киләчәк турында: “Мед Ангелы” “Сугышчыга аптечка” акциясен башлап җибәрделәр – бу фронт белән тыл, үткән белән киләчәк арасындагы күпер. Волонтерлар мәктәпләргә хәрби медиклар белән килешенгән исемлекне таратканнар. Мәктәп балалары чын, тормыш өчен кирәкле аптечкалар җыя. Ә “Мед Ангелы” җавап итеп мәктәп музейлары өчен трофейлар уйнатачак. Балалар бу эшне кем өчен һәм ни өчен эшләгәннәрен күреп, аңлап үссеннәр.

“Мед Ангелы” үз юлларын сайладылар. Бу юлда һәр бинтның, һәр жгутның үз бәясе бар. Хәзерге вакытта безнең тынычлыкны саклаучылар белән бергә блиндажда чәй эчкән һәр сәгатьнең үз бәясе бар. Монда ярдәм цифрлар белән түгел, ә блиндаж ишегенә ныгытып куелган элмәк һәм сугышчының чын күңелдән әйтелгән рәхмәте белән үлчәнә. Аларның көрәше – кешелеклелек өчен көрәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса