Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Алар язылышу һәм аерылышу, кешенең тууы һәм үлеме, уллыкка һәм кызлыкка алу, ата булу, исемне үзгәртү, гражданлык хәле акты язмаларын бирү, үзгәртү, яңарту һәм бетерү эшен башкаралар

Бүген ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Питрәч районында бу өлкәдә ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева һәм әйдәп баручы белгеч Ләйсән Фадеева эшли. 

Алар никахны теркәү вакытында һәрвакыт дулкынлануларын билгеләп үттеләр. Аларның сүзләренчә, бигрәк тә соңгы вакыйгалар чорында мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең тиз арада өйләнүләре күңелне тетрәндерә. Бер очрак бигрәк тә истә калырлык булган. Яшь йөкле кыз кияүгә чыга, ул тиздән бала табарга тиеш, ә аның киявен хәрби хезмәткә алып китәләр... Өйләнешүчеләр хәтта балдаклар сатып алырга да өлгермәгәннәр, алар урынына шампан шәрабыннан чыккан тимерчыбык кулланганнар

Никахлар теркәүдән тыш, ЗАГС хезмәткәрләре алтын туйларын билгеләп үткән юбилярларны да котлыйлар. Моның өчен дә алдан гариза бирергә кирәк. Тантананың төп геройларын мактаулы китапка кертәләр, аларга исә таныклык һәм бүләк тапшыралар. Ләйсән Фадеева «2022 елгы Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручы» һөнәри осталык республика конкурсының зона этабында икенче дәрәҗә дипломант булды, ул көмеш туйларын билгеләп үтүче парны теркәгән, ә күптән түгел Питрәчтә дә бәйрәм шартларында алтын юбилярларны котладылар.

ЗАГС хезмәткәренең төп бурычы - гражданлык хәле акты язмаларын туплау. Кеше турындагы барлык мәгълүматның вакытында һәм хаталарсыз кертелүен күзәтергә кирәк. Болар барысы да архивта 100 ел саклана һәм кешеләр соравы буенча каралалар.

уры китерү буенча мөрәҗәгатьләр бик күп. Элек бирелгән документлар кулдан язылган, шуңа күрә төгәлсезлекләр күп очрый. Еш кына безгә архивлардан үзгәрешләр кертү нигезен раслаучы документлар эзләргә кирәк. Мәсәлән, туу турындагы таныклыкта ананың исеме дөрес язылмаса, без ана документларын эзли башлыйбыз. Кайвакыт чит илләргә сорап мөрәҗәгать итәбез, – дип билгеләп үтә Рәшидә Рәшит кызы.

- Ничектер мин төнге сәгать икедә төньякка шалтыраттым, чөнки анда сәгать поясы башка. Мәгълүмат алырга кирәк иде. Будильник куярга туры килде, – дип искә ала аның ярдәмчесе. – Без мөрәҗәгать белән килгән һәр кешегә ярдәм итәргә тырышабыз. Нәтиҗә уңай булса, сөенәбез. Бервакыт яшь пар аерылышу өчен гариза бирергә килде. Сәбәбен ачыкларга тырыштым. Башта алар сөйләргә теләмәделәр, аннары миңа серләрен ачтылар. Мин аларга аерылышучылар өчен психологик ярдәм күрсәтүче хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттем. Әлеге пар бер айдан соң тагын килде, рәхмәт әйтеп киттеләр. Нәтиҗәдә, алар бергә калдылар, – дип шатланып искә ала белгеч.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан, Рәшидә Сәхәбиева ветераннарны һәм бу хезмәттә төрле вакытта эшләгәннәрне котлый, үз хезмәтләренә карата мәхәббәт һәм тугрылык, күңел җылылыгы, кайгыхәсрәтсез көннәр тели һәм питрәчлеләр тормышындагы уңай вакыйгаларга шатланырга сәләтле булганнары өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса