Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч ЗАГСында 2024 елда беренче яңа туган балалар һәм өйләнешкән пар теркәлгән

Бу хакта гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хәбәр итә.

Яңа елның беренче эш көннәрендә Питрәч районы ЗАГС бүлегендә өч яңа туган сабый теркәлгән. 2024 елда теркәү китабында беренче бала  –  Мирон исемле малай тора. Ул 2023 елның 30 декабрендә Питрәч авылыннан Сергей һәм Елена Черновлар гаиләсендә туган, анда инде ике бала тәрбияләнә. Мирон тугач, Черновлар гаиләсе күп балалы гаилә статусын алды. Бәхетле ата-анага бала туу турында документ һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Быел безнең районда беренче булып яшь пар Флорит Н. һәм Ильмира Г. никахларын теркәделәр. Ир – Саба районыннан, хатын –  Кибәк Иле авылыннан. Флорист махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти, Яшьләр кыска вакытлы ялда, алгы сызыкка китәр алдынна никахларын теркәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса