Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле алгы сафтагы хәрби тәҗрибәсе турында сөйләде

Сергей махсус хәрби операция зонасына повестка буенча эләкмәгән, Ватанны сакларга ул үз теләге белән киткән. Ул “Ветераннар” аерым диверсия штурм бригадасы командиры урынбасары булып хезмәт итә.

Сергей Төньяк Кавказда һәм махсус хәрби операция зонасындагы конфликтта катнашканы өчен медальләр белән бүләкләнгән. Ул “Кавказдагы хезмәте өчен” Черный крест күкрәк билгесе иясе. Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

Яшь чагында аның шактый зур хәрби тәҗрибәсе булган: Казанда һәм Мәскәүдә хәрби белем алган, Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә катнашкан. Соңрак эшмәкәрлек эшенә керешкән. Шулай да кабат хәрби кием кигән.

– Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң мин хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрү белән шөгыльләнә башладым. Соңрак ирекле (доброволец) булып “Ветераны” бригадасы сафларына кердем, ул Россия Оборона министрлыгының баш разведка идарәсе бүлекчәсе. Һәр алты ай саен мин үз контрактымны яңартам, бу инде өченчесе, – дип сөйләде Сергей.

Ул Луганск Халык Республикасының Новоселовка авылын азат итүдә катнаша. Шулай ук Авдеевка юнәлешендә эшли, анда алар озак вакыт яулап ала алмаган сәнәгать базасын азат итәләр. Хәзер аларның бригадасы Бахмутның иң катлаулы юнәлешләренең берсендә оборонада тора. Аның төп бурычы – кечкенә диверсия төркемнәре белән дошман территориясенә керү, документлар, карталар эзләп табу, башлыкларны, разведчикларны әсирлеккә алу һәм аларның безнең илгә алга таба бару планнарын ачыклау.

– Новоселовкада беренче тапкыр кыйпылчыклардан кулым яраланды. Бу авыр түгел иде, шуңа күрә бер көннән мин хезмәткә кайттым. Ике тапкыр контузия алдым, соңгы тапкыр, 23 гыйнварда, снаряд блиндажга эләкте. Бүрәнә башыма төште, баш сөягем сынды һәм күзем җәрәхәтләнде, ләкин аңымда идем. Башка разведчикларның миңа ярдәмгә килүләрен хәтерлим, – дип искә алды ул.

Бервакыт аны, хәбәрсез югалган, дип игълан иткәннәр, чөнки разведка вакытында штаб белән элемтә өзелә. Бәхеткә, берничә көннән соң алар үз кешеләре ягына чыга алган.

– Без кулыбызга автомат тотып йөгермибез, артиллерия сугыша. Теләсә кайсы вакытта снаряд килеп төшәргә мөмкин, аны сизми дә каласың. Мәсәлән, поляк миналары күренми дә, ишетелми дә. Мондый вакытта иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәү. Сугыш кырыннан качкан кешеләр дә бар, аларны “пятисотые” дип йөртәләр. Кайбер чыганаклар язганча, без аларга атмыйбыз. Аларны “кара исемлеккә” кертәләр, бу алар башка подразделениегә күчә алмасыннар өчен эшләнә. Безнең формирование ирекле. Әгәр теләсәң, өйгә кайтып китәргә була, – ди Сергей.

«Фронтта иң авыры – хезмәттәшләрне югалту. Алдан, мин дә үләрмен, дип курка идем, ә хәзер курку хисе бетте. Әгәр шулай язган булса бер стакан суда да батып үләргә була, диләр. Мин шуны яхшы беләм: без җиңәчәкбез!»

Бөтен Россиядән аларга вакытвакыт гуманитар ярдәм килә. Бу аларга фронтта сугышчан рухларын сакларга ярдәм итә. Ул Олимпия поселогы (Питрәч авылы) һәм Ленино-Кокушкино активистларына аерым рәхмәт белдерә. Шулай ук район башлыгы Илһам Кашаповның солдатларга һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм итүен билгеләп үтте.

– Ленино-Кокушкино егетләренең бер дроны безгә бик нык ярдәм итте. Бу турыда хәтта “Беренче канал”да да күрсәттеләр, мин интервью бирдем. Отпуск вакытында шулай ук Самарага бардым. Бер танылган пиццерия челтәренең генераль директоры безне УАЗ, Нива кебек куәтле машиналар белән тәэмин итә. Бу инде 26 нчы машина. Алар шулай ук дрон-камикадзелар тапшырдылар, – дип уртаклашты ул.

Сергейның гаиләсе Питрәчтә яши. Хатыны Казанда эшли, олы улына – 13, кечесенә – 10 яшь. Хәрби операциянең башыннан ук алар аңа ярдәм итәләр. Гаилә башлыгы үзенең киләчәк тормышын нәкъ менә хәрби эш белән бәйләргә тели. Хәзер үз дәрәҗәсен яңадан торгыза, ул отставкадагы өлкән лейтенант булган.

– Минем тормышка карашым тулысынча үзгәрде. Хәзер мин үземне “гражданка”да күрмим. Анда мин үтерелгән балаларны, картларны, япь-яшь кызларны күрдем. Монда күргәннәремнән соң үз йортымда тыныч яши алырмын дип уйламыйм. Моны туктатырга кирәк. Күпләр моны аңламый. Кешеләр, хәрби операция кайдадыр бик еракта бара, безгә кагылмый дип саный. Хатыным минем карарым турында белә. Алар инде мине өйдә калырга үгетләми, ләкин минем алар белән озаграк булуымны телиләр. Минем барыбер китәчәгемне аңлыйлар, – дип тәмамлады сүзен безнең герой.


БЕЛЕШМӘ

Контракт буенча хәрби хезмәт итү турында барлык мәгълүматны район хәрби комиссариатында алырга мөмкин. Ул Питрәч авылы, Советская урамы, 18 нче йорт адресы буенча урнашкан. Элемтә өчен телефон: 8(84367)30687.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса