Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле дәүләт бүләгенә лаек булды

Бүләкләү район Советының хисап утырышы вакытында узды

Балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда күрсәткән хезмәте өчен Көек авылыннан биш бала анасы Гүзәл Хөснуллина «Ана даны»медале белән бүләкләнде. Тантаналы бүләкләү район советының хисап утырышы вакытында хакимиятнең төп залында узды. Бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Хөснуллиннар гаиләсе безнең районга алты ел элек Әлмәттән күченгән. Алар кечкенә, ләкин бик уңайлы шәхси йортта яшиләр.

БЕРГӘ ҮССӘЛӘР ДӘ, АЛАР ТӨРЛЕ

Якшәмбе көн, ишле гаиләнең барлык әгъзалары бергә җыелган булуга да карамастан, өйдә тынлык: уллары бүлмәләрен җыештыра, кызлары әниләренә чәй табыны әзерләргә булыша. Әниләре пироглар пешергән. Дүрт яшьлек Таирә өстәлгә тәлинкәләр һәм приборлар куеп йөри. Барысының ярат - кан мәчеләре Грей да янәшәләрендә генә йөри. Әлеге шотланд токымлы мәчене Ураза бәйрәменә 16 яшьлек олы кызлары Әмирәгә бүләк иткәннәр.

“Бу безнең алтынчы балабыз”, – диде шаяртып Гүзәл Шамилевна.

Берничә сәгатьтән олы балаларына киләсе ял көннәренә кадәр китәргә кирәк. Әмирә Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Беренче балага хас булганча, кыз бик тыныч, акыллы, тырыш, җаваплы. Укудан буш вакытында төрле телләрне: гарәп, инглиз, төрек телләрен кызыксынып өйрәнә. Әнисенә кечкенәләрне карарга гына түгел, ә төшке яки кичке аш әзерләргә дә ярдәм итә. Икенче балалары Гомәр кечкенәдән сәләтле, башлы була, мәктәпкә укырга да башкалардан алданрак керә, 11 яшендә дәрәҗәле уку йортына укырга керә. Ул икенче ел Әлмәттә татартөрек лицей-интернатында укый. Малай лицейда уку расписание буенча барса да кызык булуы турында әйтә. Балаларга түгәрәкләргә йөрү өчен аерым вакыт бирелә.

– Спорт сәгате бар, без тренажер залына барабыз, йә футбол, волейбол уйныйбыз, – дип сөйләде Гомәр яраткан шөгыле турында. Барыннан да бигрәк ул химияне ярата икән. Кече уллары, башка балалары кебек үк, гаиләдә белем ала. Дәресләрдән соң яраткан хоббилары белән мәшгуль. 10 яшьлек Хәким рәсем ясарга, бигрәк тә табигатьне, машиналарны ясарга ярата. 8 яшьлек Әхмәт абыйсы белән бергә агачтан төрле фигуралар ясый, аеруча танк яхшы килеп чыга. Таирә гаиләдә иң кечкенәсе, сирәк кенә булса да көйсезләнеп тә ала икән. Ул абыйлары һәм апаларының янәшәсендә булуына куана, бик кунакчыл, ягымлы, аларны матур күлмәкләрен киеп каршы ала. Ул балалар бакчасына йөри, шунда гимнастика белән шөгыльләнә. Балалар бергә үссәләр дә, алар барысы да төрле, – ди әниләре. – Кеше бер-берсенә ошамый, һәркемнең үз характеры. Барысына да аңлап карарга тырышабыз. Беренче ике бала тугач, авыр булды, аларның яшь аермасы ике ел да дүрт ай. Хәзер күпкә җиңелрәк, олыраклары кечкенәләрен карый. Балалар күбрәк булган саен, җиңелрәк икән, – дип нәтиҗә ясады ул.

Ял һәм каникулларны гаилә бергә файдалы үткәрә: туганнарының хәлен белергә баралар, шугалакка йөриләр, чаңгы шуалар, ишегалдындагы карны көриләр, өстәл уеннары, мәсәлән, шахмат уйныйлар. Җәен машинада сәяхәт итәргә яраталар, Төркиягә, Кырымга, Дагестанга барганнар.

«Иң мөһиме, балаларны яратырга кирәк. Аларның ниндидер сыйфатлары, уңышлары өчен түгел, ә беренче чиратта аларның булганнары өчен. Бала ата-ана яратуын сизгәндә, үз-үзенә ышана һәм көчле шәхес булып үсә».

ГАИЛӘДӘ БЕРДӘНБЕР БАЛА БУЛЫП ҮСӘ

Илнур һәм Гүзәл берберсе белән 20 елдан артык таныш. 2007 елда өйләнешәләр. Хатыны әти-әнисенең бердәнбер баласы булып үсә, ә ире биш балалы гаиләдә тәрбияләнә. Гүзәлгә үзенә генә күңелсез була, шуңа күрә ире кебек, зур гаилә турында хыяллана. Ләкин кияүгә чыккач, ул үз алдына өч, алты яки җиде бала табуны максат итеп куймаган. Барысы үз җае белән булган.

– Беренче чиратта мин – әни һәм хатын, – дип җавап бирә Гүзәл. – Көннәр буе руль артында, балаларны дәресләргә, түгәрәкләргә, мәктәпкә йөртәм. Белемем буенча бухгалтер. Ләкин ике ел элек мәшгульлек үзәге аша парикмахер стилистка укыдым, үзмәшгуль булып теркәлдем, һәм буш вакытымда мин чәч кисәм: клиентлар йә үзләре өйгә килә, йә мин алар янына барам. Ирем газ җиһазлары механигы булып эшли, – диде ул.

Бу ислам кануннары буенча яшәүче дини гаилә. Кызлар, әниләре кебек, яулык ябып йөриләр. Барлык балалар да Коръәнне өйрәнә, Хәким һәм Әхмәт хәтта мәчеттән тырышлыклары өчен акчалата бүләк алганнар һәм аңа велосипедлар сатып алганнар. Малайлар йөзү белән мавыгалар, бассейнга йөриләр.

– Баланы табу гына түгел, ә җәмгыятькә файда китерерлек итеп яхшы, намуслы кешеләр итеп тәрбияләргә кирәк. Без ирем белән балаларны бер юнәлештә тәрбиялибез, ә бергә без – көч. Бездә әни моның өчен җаваплы, ә әти моның өчен дигән әйбер юк, без бер-беребезне алыштырабыз, – диде елмаеп Гүзәл Шамилевна.

Сорау-җавап

– Балаларга исемнәрне кем сайлады?

– Бергә сайладык. Тиздән балабыз булачагын белгәч, без ирем белән исемнәрне кәгазьгә язып, төреп тартмага салдык, аннары шуларның берсен тартып чыгардык. Иң мөһиме, исемнең мәгънәсе яхшы булсын. Мәсәлән, Әхмәт “мактауга лаек” дигәнне аңлата, Таирә “чиста, нурлы” дип тәрҗемә ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса