Питрәчле Фәния Мингалиевага бүген 75 яшь тула
Ул – “Балкыш” театр студиясен һәм “Җәүһәр” татар җыры фольклор ансамблен оештыручы
Яраткан эше белән шөгыльләнүче кеше иң бәхетле кеше ул. Фәния Әхтәм кызы да үз эшен яратып башкарган, үзәк китапханәдә дә, район мәдәният йортында да, туган якны өйрәнү музеенда да хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән.

Фото музей архивыннан
БАЛАЧАК ИЛЕННӘН
Балачак тәэсирләренең кешегә йогынтысы бик зур. Фәния 9-10 сыйныфларны Мамадыш районының Югары Ошма авылында тәмамлаган. Аның туган абыйсы Шәмсияр Рәхимов ул авылда китапханә мөдире булып эшләгән. Кыз кич белән аның янына барырга, китаплар актарырга, китапханәгә килүчеләргә хезмәт күрсәтергә яраткан. Абыйсы һәрьяклап сәләтле һәм кызык кеше була – китапханә укучылары өчен ул шигырьләр дә укыган, җырлаган, биегән.
– Ул безнең мәктәпкә еш килә һәм үзе яңа гына укып чыккан китабын сөйләп, ачык дәресләр үткәрә иде, – дип искә ала Фәния Мингалиева. – Ул шундый тәэсирле итеп сөйли торган иде, аны бөтен сыйныф кымшанмыйча да бирелеп тыңлый иде. Әле тагын абый курчак театры оештырды. Мин анда катнаштым. Спектакльләрнең берсенә Мәдәният министрлыгыннан кешеләр килде һәм хәтта миңа театр институтына укырга керергә тәкъдим иттеләр. Әмма минем өчен иң яхшы һөнәр – китапханәче иде.
Фәния Әхтәмовна авыл китапханәсендә ошаган нәрсәләрнең барысын да соңыннан район күләмендә яңадан торгыза. Ул мәдәният институтын читтән торып тәмамлый, чөнки инде бу вакытта үз гаиләсе була – ире Галимҗан һәм кызы Гөлия. 1977 елда алар Питрәчкә күченеп киләләр, һәм Фәния район китапханәсенә уку залы мөдире булып урнаша.
КИТАПХАНӘНЕҢ ТЫН ЗАЛЛАРЫНДА ШАУ-ШУ ТЫНМАГАН
Китапханәдә эшләгәндә Фәния Мингалиева туган якны өйрәнү эше белән мавыга башлый. Районыбыздан чыккан язучылар, композиторлар, артистлар белән элемтәдә тора, алар белән очрашулар, төрле чаралар оештыра. Туган якны өйрәнү музее фондларында саклана торган авыллар тарихы, район һәм китапханәләр турында альбомнар төзи һәм бизи. Методист, директорның балалар белән эшләү буенча урынбасары булып эшли. 1992 елда “Районның иң яхшы китапханәчесе” исеменә лаек була.
– Камил Кәримов һәм Шаһинур Мостафин кебек танылган язучылардан тыш, без районнан бик күп өлкән һәм яшь авторларны чакырдык, алар үз көчләрен әдәби иҗатта сынап карадылар, – дип сөйли Фәния Мингалиева. – Шулай ук безнең районнан чыккан күп кенә җырчыларны һәм музыкантларны чакырдык. Укучылар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты.
МӘДӘНИ ФРОНТТА
1993 елда Фәния Әхтәм кызы Питрәч районының мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Шул ук елда ул “Балкыш” татар театр студиясен оештыра. Ф.Садриев, К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, Г.Камал һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләр куялар.
– Без район буенча күп йөрдек, безне авылларда бик җылы кабул иттеләр. Мин үзем өч спектакльдә уйнадым, – диде елмаеп Фәния Мингалиева. – Ә 1996 елда, мин район мәдәният йортында эшләгәндә, “Җәүһәр” татар җыры ансамблен оештырдым. Без районның барлык чараларында да катнаштык, хәтта урып-җыю вакытында агитбригада белән кырларга да чыктык.
Үзенең бөтен эшчәнлеге дәвамында ансамбль тамашачылар симпатиясен һәм популярлык яулады. Ул районның үзенчәлекле визит карточкасына әйләнде. 2002 елда “Җәүһәр” ансамбленә “Халык” исеме бирелде.

Фото ачык чыганаклардан
– Без җырлар җырлап кына калмадык, халыкның горефгадәтләрен күрсәтергә дә омтылдык. Мәсәлән, кич утыруларны күрсәттек, авылдагы хатын-кызлар кемнең дә булса өенә җыела – берсе бәйли, икенчесе тегә, өченчесе йон эрли. Бу вакытта җыр, уенкөлке, табышмаклар да әйтелде. Бу программаны барысы да яратып кабул итте. Без аның белән Казанга, Татарстан районнары буенча Кукмарага, Балык Бистәсенә бардык, шулай ук Төмәндә, Ульяновскида булдык. Әстерханга безне “Нәүрүз” бәйрәменә чакырдылар – анда күп кенә мәйданчыкларда атна буе чыгыш ясадык. Бу онытылмаслык булды! Шуннан соң без Питрәчтә дә беренче тапкыр “Нәүрүз”не стадионда уздырдык.
ТУГАН ЯКНЫ ЯРАТЫП
1998 елда Фәния Әхтәм кызы үз теләге белән район мәдәният йортыннан район туган якны өйрәнү музеена методист вазыйфасына күчә. Музейда ул әзерләгән һәм үткәргән татарча чаралар һәм күргәзмәләр уңышлы уза һәм анда килүчеләрдән уңай бәя ала. Ул укучылар өчен берничә музей программасы булдырган: “Сугыш көйдергән балачак”, “Өй күрке – самавыр”, “Мишә егете” – якташыбыз, язучы Сафа Сабиров белән очрашу. “Чиккән сөлгем – күңелем көзгесе, кулъяулыгым – сөюем билгесе” һәм башка бик күп конкурслар уңышлы уза.
– Мин яңадан үз урынымны таптым, музей минем икенче йортыма әйләнде! – ди Фәния Мингалиева. – Коллектив та бик тату булды, без бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек, беркайчан да: “Бу синең эшең, ә бу минеке”, дип тормадык. Бөтен эш уртак иде. Балаларны музейда кабул иттек яки үзебез “Җәүһәр” белән алар янына бардык. Яшьләрне тәрбияләүдә музейның роле бәяләп бетергесез – монда районыбызның, сугыш фронтларында сугышкан һәм һәлак булган, тылда җиңү өчен көрәшкән, машина рычаглары артында ир-атларны алыштырган тракторчы хатын-кызларыбыз һәм һәлак булган кешеләребезнең бөтен тарихы тупланган. Боларның барысын да истә тотарга, безнең ничек яшәвебезне, илебезнең аякка басуы өчен ничек эшләвебезне, ничек тырышуыбызны белсеннәр өчен балаларга җиткерергә кирәк. Безгә музей стендларындагы фотосурәтләрдән карап торучы әфганчыларны, һәм хәзер махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучыларны истә тотарга кирәк. Алар онытылырлык түгел!
Күп еллык иҗади хезмәт юлы узган Фәния Әхтәм кызы Мингалиева чын мәгънәсендә районыбыз тарихының бер өлешенә әверелде. Аның олы юбилее уңаеннан район туган якны өйрәнү музеенда зур күргәзмә оештырылды, анда төрле мәйданчыкларда “Балкыш” татар театр коллективы һәм “Җәүһәр” татар җыры ансамбле чыгышларыннан архив фотолары, сәхнә костюмнары, күпсанлы грамоталар һәм төрле инстанцияләрдән Рәхмәт хатлары тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia