Питрәчле ярдәм йөзеннән үз автомобилен хәрби хезмәткәрләргә илтеп тапшырды
Чик буенда аларны якташлары-солдатлар каршы ала, һәм егетләр аларга кирәкле бүләкне тапшыралар
34 яшьлек Артур Утяганов машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә, ул аларга икенче тормыш бүләк итә. Остаханәдә көннәр буе эшли, аңа дусты Никита ярдәм итә. Соңгы көннәрдә алар туксанынчы елгы “Нива” машинасын рәткә китергәннәр. Бу машинаны Артур өч ел элек сатып алган, ул аңа яхшы хезмәт иткән. Ә бүген ул аны махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әзерләгән.
– Мин балачактан машиналар белән кызыксындым, миңа техника җене кагылган дип әйтергә була. Барлык автомобильләр белән дә уртак тел таба алам, – диде елмаеп питрәчле. – Без Никита белән “Нива”ны тулысынча сүтеп, җыйдык, тәртипкә китердек, бөтен детальләрен ныгыттык. Элек Советлар Союзында барысын да сыйфатлы итеп эшләгәннәр, металл да бик яхшы, – ди остаханә хуҗасы.
Артур соңгы эшләр белән мәшгуль: машинаның өслегендә язулар ялтырап күренеп тора. Аның бер ягына татар телендә “Алла Сакласын”, ә икенче ягына “Алга” дигән сүзләрне язган.
– Егетләр, тырышыгыз! Без дә сезнең өчен эшләячәкбез. Алга, бары тик алга гына, – дип аңлатма бирде үз гамәлләренә Артур, – безнең Питрәч егетләренә теләкләребез шундый. Аларны Аллаһ сакласын! Бу машина мине өч ел йөртте, беркайчан да сынатмады. Инде хәзер безнең егетләргә дә хезмәт итсен, – диде ул.
Артур машинаны Никита һәм башка иптәшләре белән бергә махсус хәрби операция зонасына алып китә. Чик буенда аларны якташлары-солдатлар каршы ала, һәм егетләр аларга кирәкле бүләкне тапшыралар.
– Бу минем беренче машинам, Алла боерса соңгысы да булмас. Кайткач башкасын ремонтлый башлаячакмын, алга таба да үзебезнең егетләргә ярдәм итәчәкмен. Минем кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен, – диде питрәчле.
Һәм Волжск шәһәреннән үзенең остазы, Александр атакайга сәлам тапшырды, аның ярдәмендә ул каты авырудан соң изгелек юлына баскан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа