Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле Ленин мәдәният йортында хәрби экспозиция тәкъдим итте

Проект казанлыларга тарихны искә төшерергә мөмкинлек бирде

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия күргәзмәсе һәм концерт булды, анда Чытыдан Миңнур Шәмсетдиновның мобиль музее катнашты.

Чара мәдәни программаны патриотик экспозиция белән берләштерде: кунаклар алдында Татарстан Республикасының атказанган артистлары, иҗади конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары чыгыш ясады, параллель рәвештә тематик мастер-класслар үткәрелде.

Килүчеләрнең игътибарын мобиль музей күргәзмәсе җәлеп итте, анда СВО зонасында сугышчыларның тормышын чагылдырган экспонатлар, шулай ук гражданнар, Бөек Ватан, Әфган һәм Чечен сугышлары чорының уникаль тарихи артефактлары тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса