Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле мактаулы исемгә лаек булды

Бүләкне аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды

«Ак Барс» кошчылык комплексының бройлер цехы кошчысы Елена Дормидонтовага мактаулы исем бирелде. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында тапшырды.

Предприятиедә үзенең һөнәри юлын Елена Ивановна сиксәненче елларда ук башлый. Аның беренче вазыйфасы инкубатор операторы була, ә хәзер ул инде унбиш елга якын кош караучы булып эшли.

– Без кошны 38-40 көнгә кадәр тәрбияләп үстерәбез. Безнең сменада ике кош караучы һәм бер слесарь. Үстерү белән шөгыльләнәбез, кошларның торышын контрольдә тотабыз, үлгән кошларны җыябыз, микроклиматны: температураны һәм бинадагы дымлылыкны күзәтәбез, – дип уртаклаша ул үзенең көндәлек бурычлары турында.

Елена Ивановна яшь чагында кошчылык фабрикасын ташлап, шәһәргә эшкә китүен әйтә, әмма йөрәге һәрвакыт кире – туган җирләренә һәм гадәтләнгән авыл тормышына тартыла.

– Кош-корт белән эшләү ошый, бу кызыклы һәм яраткан эшем, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса