Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Мария Николаева: «Туган авылым тарта үзенә»

Ул бик күп еллар элек туган авылы Янсуардан чыгып киткән һәм Казанда төпләнгән, ә узган ел ахырында күңеле аны кабат туган авылына тартып кайтарган.

Гадәттә, авылда туып-үскән кешеләр шәһәр тормышы турында хыяллана. Мария Николаева белән дә шулай булган. Ул бик күп еллар элек туган авылы Янсуардан чыгып киткән һәм Казанда төпләнгән, ә узган ел ахырында күңеле аны кабат туган авылына тартып кайтарган.

– Балачакта без Казанга барып йөри идек, – дип искә ала Мария Тимофеевна. – Авылыбыздан шәһәргә ерак, юл арыта иде. Ул вакытта машиналар да әз, күбесенчә юлда машина туктатып утырып бара идек. Шул вакытта ук Казанда үз фатирым, эшем булсын иде дип хыялландым. Туганнарыбыз шәһәргә килгәндә безгә ял итәргә керерләр, кунарга калырлар дип күз алдына китерә идем, – диде ул.

Шуңа күрә Маша мәктәптән соң, уйлап та тормыйча Казанга китә, моторлар төзү заводына модельләр ясаучы булып урнаша, тиешле белем ала.

– Без самолет моторлары өчен детальләр ясадык. Эш кызыклы, ләкин бик җаваплы, үзенчәлекле иде. Бу заводта мин 39 ел эшләдем. 50 яшемдә лаеклы ялга чыксам да, тагын тугыз ел хезмәттә булдым. Бу еллар эчендә без фатир алдык, дуслар таптык. Шулай да минем күңелемә һәрчак нидер җитми иде. Мин еш кына туган авылымны, аның матур табигатен, Мишә елгасын искә ала башладым. Әтиәниебез янына еш кунакка кайта идек, әмма бу гына җитми шул, без кайтабыз да кабат шау-шулы шәһәр тормышына китәбез, – диде язмам герое.

1987 елда ул күрше Теләче районы Тәмте авылы егетенә кияүгә чыга. Ире Алексей Петрович та шул ук заводта тепловоз машинисты булып эшли. Ир белән хатын тормышларын авыл белән яңадан бәйләргә карар итәләр, әти-әниләре йортын яңартып эшләп чыгалар. Аның әтисе Тимофей Андреевич колхозда эшли, аннары урманчы була, әнисе Ксения Гурьевна үзен терлекчелеккә багышлый, башта сыер сава, пенсиягә чыгар алдыннан бозау карый. Әнием шигырьләр язарга бик ярата иде, аларны еш кына район газетасы битләрендә бастыралар иде.

Николаевлар йортын шәһәр йортыннан аерып булмый, анда барлык уңайлыклар бар – су, душ, бәдрәф. Ишегалдында мунча, янкорма, бакча бар. Һәр җирдә оста кулларның эше күренеп тора.

– Авыл тормышына яңадан ияләшәбез. Монда күңелсез түгел. Кыш буе кар көрибез, ә ул быел күп булды. Тиздән мин яраткан бакча сезоны башланачак. Күршеләребез дә яхшы, бер-беребезгә кунакка керәбез, ярдәм итәбез. Мин пешерергә яратам, кунаклар килергә пироглар пешерәм. Сыйныфташларыбыз Павел Спасеев, Нина Кутузова, Екатерина Яковлева һәм башкалар белән очрашабыз. Искә төшерерлек һәм сөйләшерлек нәрсәләр бар. Юллар яхшы, бөтен җирдә асфальт, шуңа күрә район үзәгенә дә, Казанга да бару проблема түгел. Шәһәр тормышы инде үзенә тартмый, – ди Мария Тимофеевна.

Аның планнары – тавыклар сатып алу, йорт хайваннары булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса