Питрәчле Мария Павлова үзенең бәхет сере белән уртаклашты
Физика укытучысы тормышын һәрвакыт мәхәббәт, ышаныч һәм юмор хисе бизәгән

Фото язма героеның шәхси архивыннан
Һәр кешенең көч алу чыганагы, бәхетле тормышының үз формуласы бар. Үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мария Константиновнаның бу формуласы гади һәм зирәк: тирәюньдәгеләргә мәхәббәт бүләк итү, Аллага нык ышану һәм теләсә нинди хәлдә дә юмор өчен урын табу. Бу зирәклекнең башлангычы – аның бәхетле балачагында, янәшәсендәге кешеләрдә.
– Минем балачагым бәхетле булды. Иң якты истәлекләр бабаем белән бәйле, – дип сүзен башлады Мария Константиновна.
Аның бабасы, Афанасий Крысов, гаҗәеп язмышлы һәм көчле рухлы кеше була. Сугыштан бер кулсыз булып кайтса да, ул Кибәчтә чын оста булып таныла: балта остасы, слесарь, аяк киеме төзәтә, хәтта бер кул белән печән дә чаба. Афанасий Ивановичның беркайчан да, бигрәк тә ялгыз һәм яклаучысыз калганнарга, ярдәм итүдән баш тартканы булмаган.
– Иртән торгач әбигә: “Прасковья янына барам, мичен рәтләп бирәсе бар”, – дип әйтә иде. Көн дә шулай кемгәдер ярдәм итә торган иде.
Ул биш малай үстерә: үзенең ике улын һәм үлгән бертуганының өч улын. Гаиләдә бик көттереп кенә туган кыз бала – фронтовик, диңгез офицеры булган абыйлары Константинның кызы Марияны барысы да бик яратканнар. Алар Машага көн саен бүләкләр – берничә кузак борчак яки бер бәйләм җиләк алып килә торган булалар. Ә бабасы бервакыт оныгына пальто алырга акча эшләү өчен хәтта күршеләренә бура бураган. Ул бу пальтоны бик озак яратып кия.
Иң мөһиме, оныгы аның ышанычын аклый. Афанасий Иванович 20 нче елларда үзенең карашлары өчен репрессияләнә һәм өч ел тоткынлыкта үткәрә. Ул христиан-евангелист була, Ходайдан ваз кичүгә караганда үзен иректән мәхрүм итүне өстен күрә.
– Тикшерүче аңа: “Афанасий, син үзеңнең тормышыңны бозасың! Алла юк дип әйтү кыенмени инде?» – ди. Ә бабай: “Булдыра алмыйм, минем каршымда Ходай басып тора һәм миңа карый кебек”, – дип җавап бирә иде.
Реабилитациядән соң өенә кайткач, ул бөтен округ өчен мастер гына түгел, рухи остаз да була. Ул газета-журналларны рус телендә укыган, оныгына математика буенча биремнәр тәрҗемә иткән һәм, яшелчәчелек бригадасына хатын-кызларны бергә җыеп, аларга Евангелия укыган.
– Ул һәркемгә Алла турында сөйләде. Һәм мин бу кешеләр арасында үстем. Бабай янына тирә-яктагы рус авылларыннан да киңәш сорап киләләр иде.
Аның тормышында әнисе Анна Фроловна зур роль уйнаган. Ул кечкенә, ләкин гаҗәеп эш сөючән хатын-кыз була, тегә, бәйли һәм иң авыр ират эшләрен дә эшли. Ләкин аның төп сыйфаты кешелеклелек була.
– Безнең артта бер әби яшәде, анда, мөгаен, тире рагы булгандыр, тәне бер дә төзәлми иде, кешеләр аннан читләште. Ул безгә кергәч, әни аңа чәй ясап эчертә торган иде. Ул әби үлгәч, нәкъ менә әни белән күрше хатыны аны юып күмделәр, чөнки үз балалары да аның янына килми иде.
Шул ук яхшылык аның укытучы эшендә дә сизелә иде. Мария Константиновна әнисенең пычрак, ябыштырылып беткән дәфтәргә дүртле куйганын, ә аннары контроль эшне тикшерергә булышкан кызына: “Кызым, ул бит барысын да дөрес чишкән”. Яки “Аның башы бик нык авырта иде, ә контроль эшне яхшы язган”, – дип әйтә иде.
– Әнием менә шундый, чын педагог иде. Ул барысын да яратты.
Юбиляр өчен иң якты, иң истәлекле еллар – студент еллары. Педагогика институтында аны гаҗәеп кешеләр – гомерлек дуслар көткән, алар инде ярты гасырдан артык араларын өзмиләр, һәрчак аралашып торалар.
– Минем тормышымда яхшы кешеләр генә очрады! – дип билгеләп үтә Мария Константиновна.
Булачак ире Николай белән алар мәктәптә бергә укыган.
– Ул минем күңелемне күрә белде, миңа чәчәкләр бүләк итә иде. Төнлә күлдән лилия чәчәкләре җыеп, иртән минем тәрәзә төбемә китерә иде, - дип сөйләде ул.
Ир белән хатын ике бала үстерәләр.
– Сергей чын табигать баласы: умартачы, үләннәр, гөмбә җыючы. Олыларны бик ярата һәм хөрмәт итә, нәсел шәҗәрәсе белән кызыксына. Лариса – бик мәрхәмәтле бала. Балалар өч онык бүләк иттеләр.
Мария Константиновна үзенең укытучылык юлын намус белән үткән, бик озак еллар мәктәптә эшләгән, физика укыткан һәм алты чыгарылыш сыйныф укытып чыгарган. Чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуларда ул тыйнак кына: “Мин сезне укыткан чакта минем методикам да, тәҗрибәм дә юк иде”, – ди. Ләкин аның укучылары - алар арасында очучылар һәм военкомнар да бар - 40 елдан соң да аңа рәхмәт әйтәләр: “Мария Константиновна, сездән алган физика белеме миңа очучылар училищесын да, Хәрби академияне дә тәмамларга ярдәм итте”. Ә бер укучыдан укытучы: “Син ни өчен миңа шулай яхшы мөнәсәбәттә? Мин бит сине гел әрли идем!” – дип сорый. “Эх, Мария Константиновна, сез безне аз орышкансыз әле!” – ди.
Хәтта хәзер дә юбилей алдыннан Павлова өстәлендә 8 сыйныф өчен физика дәреслекләре һәм БДИ мәсьәләләре җыентыклары ята – аңа әлегә кадәр ата-аналар укучыларын китерә: “Физиканы Сездән дә яхшырак өйрәтүче юк”, – диләр.
Мария Константиновна бүген дә тормышны бик нык ярата. Ул шаяртырга ярата, моңа Роза Башировадан өйрәндем, ди.
– Кибәчтә без атаклы көрәшче Башировлар гаиләсе белән бик дус идек. Роза апа абыем Гурийда кияүдә иде. Һәр очрактан ул ниндидер юмор таба һәм еш кына үзүзеннән көлә иде. Бу миңа аннан күчте. Ә тагын бабайдан калган ныклы ышаныч коткара, ул көч һәм тынычлык бирә. Иртән торгач Ходай миңа бу көнне биргәне өчен һәрвакыт рәхмәт белдерәм. Күзләр күрә, аяклар йөри, колаклар ишетә. Һәм һәрвакыт ышанам, Ул мине күрә һәм ярдәм итә.
Бәхетле тормыш юлы уздым, ди ул. Һәм бу бәхетнең сере гади: һәр көн өчен рәхмәтле булу, кешеләрне ничек бар шулай ярату, юмор хисен югалтмау һәм ялгыз түгеллегеңне тою.
– Аллага шөкер, мин яхшы тормышта яшәдем. Моның өчен Ходайга рәхмәт.
Рухи яктан бай кешенең бөтен асылы шушы сүзләрдә чагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia