Питрәчле Михаил Чернов үзе сайлаган һөнәргә мәхәббәте турында сөйләде
Якташыбыз, танылган көрәшчегә 70 яшь тулды
.jpg)
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
Кечкенә Миша 5-6 яшьлек чакта көрәшә башлый, беренче тапкыр, әлбәттә, авыл Сабан туенда. Көрәшне, элеккедән килгән гадәт буенча, нәкъ менә кечкенә малайлар башлап җибәрә. Аннары бер-бер артлы мәйданга егетләр һәм ир-атлар чыга. Кечкенә көрәшче дә бу юлны үтә. Үсеп җиткәч, озак еллар район Сабан туеның баш батыры исемен берәүгә дә бирми.
КАЙДА ТУГАН...
Легендар көрәшче турында бик күп язмалар басылган һәм телевизион тапшырулар төшерелгән. Еш кына алар көрәшче Михаил Чернов Питрәч районы Талкыш авылында туган дип башлана. Ә туу турындагы таныклыгын ачып карасаң, аптырап каласың. Бу документта ул Теләче районының Яңа Гремячка авылында туган дип язылган. Архив мәгълүматларына караганда, бу авылда 1909 елда әле 313 кеше яшәгән, 1954 елның 22 ноябрендә монда Николай һәм Екатерина Черновлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга килгән. Алар Мишә елгасын чыгып күрше Талкыш авылына килеп урнашканда Мишага әле җиде генә ай була. Озакламый 1965 елда Гремячка авылы, халкының башка торак пунктларга күчеп китүе сәбәпле, бөтенләй юкка чыга. Аз гына алдарак Янсуар авылы составына кергән бу авыл безнең районга кертелгән була.
Михаил Николаевич кайчаннан үзен көрәшче дип санавын, Сабантуй батыры булырга хыяллана башлавын хәтерләми.
– Мин көрәшче булып туганмындыр. Балачакта әти еш кына бик матур итеп Сабантуйларда ничек көрәшүе, батырларны бер-бер артлы ничек җиңүе, аңа тиңнәр булмавы турында сөйли торган иде. Аны тыңлагач, үзеңне аның урынында итеп хис итми калу мөмкин түгел иде. Балачактан ук минем иң яраткан бәйрәмем – Сабантуй, ә аның иң истә калырлык тамашасы – көрәш. Гаиләдә җиде бала үстек, әлбәттә, матур костюмнар турында сүз дә юк. Ярый әле безнең тегү машинасы бар иде, әни Сабантуйга барыбызга да яңа шаровар тегә торган иде. Һәркем үзенең чалбарын мичтән бәлеш чыкканны көтеп алган кебек, көтеп ала да, шул ситсы ыштанны тиз-тиз генә киеп яланаяк Сабантуйга йөгерә иде. Малайлар белән көрәшне тын да алмыйча күзәтәбез, тирәюньдәге барлык батырларны да белә идек. Ул вакытта гадәти авыл Сабан туенда көрәштә ике йөзгә якын ир-ат катнашты, – дип сөйли Михаил Николаевич үзенең балачагы турында.
Мәктәп еллары аның исендә спорт белән актив шөгыльләнү һәм төрле спорт төрләре буенча район ярышларында катнашу белән кала. Көрәшкә мәхәббәте көчәя генә бара. Уналты яшендә ул Кәвәлдәге Сабантуйда икенче батыр булып кала, беренчедә - көрәш буенча спорт мастеры. Икенче батыр булып калу яхшы да бит, тик бу көнне мәктәптә аның сыйныфташлары химиядән чыгарылыш имтиханы тапшыра. Күрше авылга Михаил бераз гына көрәш карарга ниятләп бара, аннары анда катнашырга уйлый, нәтиҗәдә, көрәш озакка сузыла, мәктәпкә килсә, ишектә инде йозак эленеп тора икән. Ләкин институтка керергә ниятләгән егеткә имтиханны башка көнне бирергә рөхсәт итәләр.
Мәктәптән соң Михаил Чернов Казан ветеринария институтына укырга керә. Ләкин анда өч кенә атна укый. Сәбәбе гади: әти-әнисе биреп җибәргән акча бетә, кире кайтып алардан тагын акча сорарга ояла.
– Бу вакытта миннән олырак бертуганнарым армиядә иде, өйдә тагын миннән кечерәк өч бала, шуңа күрә мин колхозда эшләргә, әти-әниемә булышырга карар иттем. Миңа Биектау районындагы СПТУга укырга керергә киңәш иттеләр, анда стипендия дә түлиләр, колхоз да үзенең булачак эшчеләренә ярдәм итә, көненә дүрт тапкыр бушлай ашаталар да икән. Мине, спортчыны, яхшы аттестат белән анда колач җәеп каршы алдылар, – дип сөйли Михаил Николаевич.
ЭШЕҢНЕ ЯРАТСАҢ – ОСТА БУЛЫРСЫҢ
Көрәшче егеткә Ватан алдындагы бурычын үтәргә вакыт җитә, аңа Германиядә хезмәт итәргә туры килә.
– Биредә мин спорт җәннәтенә эләккәндәй булдым: штанга, гер күтәрү, классик һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнә башладым, часть, дивизия, армия чемпионатларын оттым, спорт мастерлыгына кандидат булдым. Безне Белоруссиянең мактаулы спорт мастеры Александр Навахатько әзерләде. Армиядән соң инде ветеринария институтына барасым килмәде, пединститутка, физкультура факультетына укырга кердем, көрәш белән актив шөгыльләндем.
Михаил Чернов төрле Сабантуйларда 72 тәкә откан. Беренчесе – Пимәр авылында. Аның хәтере искиткеч яхшы, ул үзенең һәр көрәше тарихын, ничек батыр калуын, кем белән көрәшүен, шул чакта кемнең нинди алымнар кулланганын яхшы хәтерли.
– Төрле бүләкләр күп булды: суыткычлар, кер юу машиналары, тузан суырткычлар, аларны санап бетерерлек түгел. Әмма безнең буын көрәшчеләр моны беркайчан да максат итеп куймады. Бала вакытта Сабантуйдан соң өйгә кайтып, бүләккә алган яулыгыңны әниеңә тапшыру бәхетен берни белән дә чагыштырып булмый, – дип сөйли Питрәч районы Сабан туенда тугыз тапкыр батыр калган көрәшче.
Җәй башында Сабантуйлар алдыннан ул да барлык көрәшчеләр кебек үк хисләр кичерә: йөрәк ныграк тибә башлый, кан кыза, Сабантуйны яраткан кызың белән очрашуны көткән кебек көтәсең. Мәйданга чыкмыйча калу мөмкин түгел. Танылган көрәшче, күп кенә чемпионатлар һәм турнирлар җиңүчесе булгач, ул профессионал дип санала һәм гади авыл Сабантуйларында аны көрәшкә кертми башлыйлар. Ул башка районнарда башка кеше исеме белән көрәшкән.
– Бүләкләр өчен дә, даншөһрәт өчен дә түгел, бары тик күңелне тынычландыру өчен, – ди ул. Хатыны Валентина Николаевна аны гомер буе хөрмәт итеп яши. Һәр Сабантуйдан соң зур өстәл әзерли, кунакларны каршы ала, батырны котларга килгән һәркемне сыйлый.
ӨЙРӘТЕП КЕНӘ КАЛМЫЙ, РУХЛАНДЫРА ДА
Михаил Николаевичның уллары да әтиләре үрнәгендә көрәш белән мавыгалар. Олы улы Олег милли көрәш буенча җиде тапкыр Татарстан чемпионы, унбер тапкыр республика ярышларында призер булган. Кечесе Игорь – көрәш буенча сигез тапкыр чемпион һәм призер, алты тапкыр чемпион һәм армспорт буенча призер, оныгы Данил тхеквандода уңышларга ирешкән.
Михаил Чернов үзенең тренеры итеп Гайнетдин Мөхәммәдиевне саный. Гайнетдин Галимбәк улы – безнең якташыбыз, Татар Казысы авылында туыпүскән, РСФСРның атказанган тренеры.
– Яшь чагымда бер көрәш вакытында, хөкем дөрес бармады, миңа аяк чалдың, дип кисәтү ясадылар. Мин шулкадәр гарьләндем, күземә яшь тулды: “Гайни абый, күрмисезмени, мин бит аяк чалмадым?!” дидем. Ул миңа тыныч кына: “Улым, мин күрәм, ә син елама, син көрәш. Биш балл белән җиңеп барган көндәшне дә күтәреп алып аркасына салырга була”, диде. Тренерның, остазның төп осталыгы көрәш алымнарын һәм техникасын өйрәтүдә генә түгел, ә көрәшчегә ярдәм итә, илһамландыра, канатландыра белүдә. Гайни абый һәркемгә якын килә белде, – дип саный Михаил Николаевич. Аны да күпләр хаклы рәвештә остаз дип атый. Ул үзен тулысынча үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлады. Күп еллар икенче мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. Аның укучылары көрәштә генә түгел, чаңгы ярышларында да, волейболда да, спортның башка төрләрендә дә җиңү арты җиңү яулыйлар. Берникадәр вакыт ул Питрәч балигъ булмаган җинаятьчеләр мәктәбендә физкультура укыткан, коррекция мәктәбендә эшләгән һәм һәр җирдә үсеп килүче буында спортка мәхәббәт тәрбияләргә, аларны көрәш белән мавыктырырга тырышкан. Берничә ел районның спорт комитетын җитәкләгән. Сайлаган һөнәренә һәрвакыт тугры калган. Безнең район көрәшчеләренең бу буыны үз вакытында республикада узган барлык турнирларда да “мәйдан тоткан”, бил бирмәгән, пьедесталда питрәчлеләр булмаган ярышлар булмаган да. Кызганыч, бу данлыклы традиция бүген онытыла бара, ул бөтенләй юкка чыкмасын өчен, легендар көрәшченең 70 яшьлеге уңаеннан районда 2006-2007, 2008-2009, 2011-2012 елларда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча турнир үткәрелде. Анда Мамадыш, Саба, Теләче һәм Балык Бистәсе районнарыннан көрәшчеләр катнашты, гомумкоманда зачетында беренче урынны Ленино-Кокушкино яшь көрәшчеләре яулады. Михаил Николаевич, барлык титулларына һәм исемнәренә карамастан, бик тыйнак һәм яхшы күңелле кеше булып кала, һәр яшь көрәшчегә зур җиңүләр теләде
.Исемнәре һәм уңышлары
– ТРның атказанган спорт мастеры;
– милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры;
– классик көрәш буенча СССР спорт мастерына кандидат;
– өч тапкыр РФ чемпионы һәм призеры;
– алты тапкыр ТР чемпионы;
– “Ватаным Татарстан” газетасы призларына ун тапкыр беренчелек чемпионы;
– Герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча ачык республика ярышларында дүрт тапкыр җиңүче;
– район Сабантуйларының тугыз тапкыр абсолют батыры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia