Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле ни өчен махсус хәрби операциядә катнашырга карар итүе турында сөйләде

Ул инде хәрби хезмәткә контрактка үз имзасын куйган, тиздән юлга чыгачак.

 

Айдарны туган авылында әтисе шикелле “Омон” дип атап йөртәләр. Бу сүз аның рюкзагына да язып куелган, ул позывной да булыр, дип өметләнә булачак хәрби хезмәткәр.

Шәле авылыннан 25 яшьлек Айдар Заһидуллин КНИТУ каршындагы колледжны сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү белгечлеге буенча тәмамлаган. Казан дары заводында слесарь-ремонтчы булып эшләгән, өч ай элек эштән киткән. Җәен сезонлы эшләр белән шөгыльләнә, төзелештә эшли. Кайбер авылдашларының һәм шәһәрдәге дусларының махсус хәрби операциягә китүләрен белә. Армиядә хезмәт итмәсә дә, ул да аларга кушылырга тели. Яшь егет яхшы физик формада, еш кына спорт залына йөри, фитнес белән шөгыльләнә.

Башта ул контракт буенча хәрби хезмәткә гаризаны дәүләт хезмәтләре сайтында калдырырга тырыша, әмма бу уңышсыз була. Аннары хәрби комиссариатка бара: медицина тикшерүе уза. Аннары Татвоенкоматта бер елга контракт төзи. Хәзер рәсми боерык көтә. Аның исәпләве буенча, бүген түгел, ә иртәгә китәчәк. Хезмәт алдыннан соңгы көннәрен өйдә гаиләсе белән үткәрә, дуслары белән очраша. 

– Анда нәрсә булачагын күз алдына да китерә алмыйм, әмма кемдер ил, үз гаиләсе, якыннары мәнфәгатьләрен якларга тиеш бит. Минемчә, бу һәр ир-атның бурычы. Мин үз Ватанымны яратам һәм аның өчен барысын да эшләргә әзер. Мин һава-десант гаскәрләренә эләгергә телим, – диде Айдар.

Аның киләчәккә планнары ныклы –  үз иленә ярдәм итү. Ике атна элек ул хәтта йөргән кызы белән дә аерылышкан, аңа характерларыбыз туры килми дигән. Ул моны аны үз тормышы белән яшәсен һәм аның турында борчылмасын өчен аңлы рәвештә эшләвен таный. 

«Мине үземә һәм Аллаһы Тәгаләгә ышанычым саклаячак.  Догалар укымасам да, үземне дини кеше дип саныйм. Мин үземә бөтигә заказ бирдем, аны муенымда йөртәчәкмен».

Айдар әнисе һәм бабасы белән Шәле авылында яши, ул шунда туган, укыган. Әтисе ике ел элек инсульттан үлгән. Якыннары өчен улларының һәм оныкларының шулай хәл итүе көтелмәгән хәл була, әмма әнисе аны хупларга тырыша. 

– Мин бу хакта берничә көн элек белдем, улым белән җитди сөйләштем. Ул инде зур, барысын да яхшы уйлагандыр дип ышанам. Аның теләгенә мин каршы килә алмыйм. Көтәчәкмен. Минем ике балам, тагын бер кызым бар, икесе дә минем өчен таяныч, – диде Гөлнара Мөхәммәдиярова.

Өйдәгеләрнең уе бары шул турыда гына кебек.

Әнисе: “Улым, барма, монда кал”, – дип әйтеп карый уңай җавапка өметләнеп. Ә ул: “Җитәр. Мин барысын да хәл иттем. Мин үз фикеремне үзгәртмим”, – дип җавап кайтара. 


БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН

Контракт буенча хезмәт турында барлык мәгълүматны районның хәрби комиссариатында белергә мөмкин. Ул Питрәч авылы, Советская урамы, 18 нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефон 88436730687.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса