Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле Николай Гаврилин югары бүләккә ия булды

Аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте

Казан Кремлендә тантаналы чара узды, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Питрәч районыннан махсус хәрби операция ветераны Николай Гаврилин да бар.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм республика алдындагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән Николай Гаврилинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале тапшырылды.

2022 елның сентябрендә абыйлары белән бергә ул хәрби операция зонасына китә. Николай Александровичны моннан бер ел элек демобилизацияләгәннәр. Сугышчан казанышлары өчен Батырлык ордены, «Сугышчан батырлык өчен» медале, Суворов медале белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса