Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле республиканың иң яхшы сыер савучылары арасында

Бүген ул үзенең 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Колай авылыннан яшь алдынгы сыер савучы Зөлхәмәр Муталимова Тәтештә узган машина белән сыер саву операторларының республика конкурсында катнашты.
 

«11 ЯШЕМДӘ ӘНИГӘ БУЛЫШЫР ӨЧЕН ФЕРМАГА БАРА ИДЕМ»

Башта без билетлар буенча сорауларга җавап бирдек, аннан саву аппаратын сүтеп-җыйдык, сыер саудык, – дип сөйләде яшь сыер савучы. - Болар барысы да вакытка һәм катгый жюри күзәтүе астында узды. Минем чират җиткәч, баш судья миннән: «Ә син сыер сава аласыңмы?» дип сорады. Ә мин бу эшкә 20 ел элек өйрәнүем турында әйттем. Республиканың 46 сыер савучысы арасында иң яхшылар унлыгында булу минем өчен зур уңыш. Әлбәттә, бәйгедән уңай хис-кичерешләр алдым. Төрле районнардагы коллегаларым белән аралаштым, Кайбыч, Теләче кызлары белән дуслаштым, алар белән көн саен аралашабыз. Киләсе елга барсам да, призер булыр өчен генә барачакмын. Әлегә мин тырышып эшләп, тагын да күбрәк тәҗрибә туплыйм, - дип нәтиҗә ясады ул.

Зөлхәмәр Муталимова 11 яшендә әнисе Валентина Васильевнага ярдәм итү өчен фермага бара торган була. Яшь чагында ук үз язмышын терлекчелек белән бәйләргә карар итә. Ул ерак Үзбәкстанда, Сәмәрканд өлкәсендә туып-үсә. Аларның гаиләсе әнисенең туган авылы Кибәчкә күчеп кайта. Әнисе кабат сыер савучы булып урнаша, ә Зөлхәмәр ашханәдә эшли. Сыер савучы булып фермага 2008 елда килә, аның карамагында 46 сыер була. 3 елдан соң Колай егете Рамил Таһировка кияүгә чыга һәм җирле фермага күчә.

Мин инде күп еллар фермада эшлим. Әйе, һәр эш үзенчә авыр. Ләкин мин үз эшемне бик яратам. Мин зур ләззәт алам. Хәзер без кулдашым Наталья Давыдова белән 74 тана сыер карыйбыз һәм һәр сыердан 26шар литр сөт савып алабыз, - дип сөйли Зөлхәмәр. - Безнең график бик уңайлы, без кулдашым белән көнаралаш эшлибез. Гаиләгә дә, өй мәшәкатьләренә дә вакыт кала. Хезмәт хакын һәм авансны вакытында түлиләр, премияләр дә бар, – дип билгеләп үтә ул.

Баш судья миннән: «Ә син сыер сава аласыңмы?» дип сорады. Ә мин бу эшкә 20 ел элек өйрәнүем турында әйттем.

Аның мондый конкурста икенче тапкыр катнашуы, беренчесе Биектауда үткән иде. Якыннары да аны хуплый. Ирле-хатынлы Зөлхәмәр һәм Рамилнең ике балалары бар: уллары Марсель 4 нче сыйныфта укый, кызы Динарага 6 яшь. Әниләре эштән бушаган арада балалар бакчасыннан бала алырга да өлгерә һәм мәктәптә ата-аналар җыелышын да калдырмый. Узган ел Муталимовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды, җитәкчелек аларга авыл үзәгеннән зур йорт бирде, хәзер дүртәүләп шунда яши алар.
 

«БЕЗНЕҢ ТЕРЛЕКЧЕЛӘР КОЛЛЕКТИВЫ БИК ДУС»

Колай авылының Зөлхәмәр эшли торган терлекчелек фермасында 1095 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 550се савым сыеры. Акрынлап сыерлар җәйге лагерьлардан кайта. Һава шартлары яхшы булу нәтиҗәсендә, хуҗалыкта кышка азыкны запас белән әзерләделәр. Савымнар югары булсын өчен, тиешле дәрәҗәдә тырышып эшләргә кирәк.

Безнең сөт фермаларында 8 сыер савучы, 4 терлекче һәм 4 бозау караучы эшли, - дип сөйли сөт фермасы бригадиры Рәмзил Вәлиев. - 2018 елдан бирле без бер типтагы туклануга күчтек. Кышка азык артыгы белән әзерләнде, 1,5 елга: 5500 тонна сенаж, 950 тонна салам һәм 245 тонна печән. Силос сала башладылар. Кукуруз уңды быел, 3500-4000 тонна әзерләргә өметләнәбез. Терлекчеләребез коллективы бик тату, эш арасында чәй эчәләр. Бездә өч тапкыр саву оештырылды, сыер савучылар 2 сменада эшли. Сыер савучылар Раиса Симонова, Дилфүзә Матчанова, Зөлхәмәр Муталимова, Айгөл Нуриева, терлекчеләр Рамил Мансуров һәм Николай Малычевны билгеләп үтәргә мөмкин


 Район буенча бер сыердан уртача савым – 18,1 литр, тулаем савым - 67,7 тонна. Алда баралар: «Ак Барс-Питрәч» – 21,1 һәм 34,1, «Шәле-Агро» – 21,5 һәм 13, «Агролак-К» – 18,8 һәм 7,5, «Макс-Ойл» – 18,7 һәм 3. Савым узган ел дәрәҗәсендә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса