Питрәчле Сиринә Кәбирова бүген үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтә
Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасарының профессиональ эшчәнлеге югары мактауга лаек.
1967 елның 8 сентябрендә Яңа Ибрай авылында күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып яшел күзле кыз туа. Аның гаиләсендә һәрвакыт мәхәббәт һәм җылылык хөкем сөргән. Аның әти-әнисенә авыл тормышының күп санлы эш-мәшәкатьләре балаларын игелекле, ихтирамлы итеп, хезмәткә өйрәтеп үстерергә комачауламаган. Сиринә Минвәлиевна әтиәнисен һәрчак җылы хисләр белән сагынып искә ала.
Сиринә кечкенәдән кызыксынучанлыгы, белемгә омтылуы белән аерылып тора, барлык чараларда да бик теләп катнаша, актив була. Матур һәм акыллы укучыга озын буйлы һәм талантлы егет игътибар итми калмый, мәктәп елларында кыз үзенең булачак тормыш юлдашы – Фәрит Хамматович белән таныша. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. "Китапханә белеме һәм библиография" белгечлеген ала. Студент чакта ук Фәрит Хамматович һәм Сиринә Минвәлиевна үз язмышларын бергә бәйләргә карар кылалар, шулай итеп ныклы Кәбировлар гаиләсе туа, анда ике сөйкемле кыз бала үсә. Бүгенге көндә Кәбировларны шатландырып өч онык үсә. Аларның өендә һәрвакыт уңайлылык, җылылык һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Сиринә Минвәлиевна озак еллар җитәкче вазифаларын башкаручы иренә ышанычлы терәк тә. Ул гаилә учагын саклаучы, аның чәчәкләре һәркемне таң калдыра, ә хуҗабикә үзе бик теләп мул уңыш белән уртаклаша.
Сиринә Минвәлиевнаның хезмәт эшчәнлеге күпләр өчен үрнәк булып тора. Ул эрудицияле, инициативалы, дисциплиналы, намуслы һәм җаваплы хезмәткәр. Аның укытучы, тәрҗемәче булып эшләү тәҗрибәсе бар. Әмма Сиринә Минвәлиевнаның күңеленә китапханә эшчәнлеге якынрак була. Хезмәт биографиясен ул 1998 елда үзәк китапханәгә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе булып башлый. 2006 елдан Сиринә Минвәлиевна методик-библиография бүлеге мөдире булып эшли, 2012 елда директорның төп эшчәнлек буенча урынбасары вазыйфасына күчерелә. Ул үзәкләштерелгән китапханәләр системасында үз структурасын һәм эш системасын булдырды, методик хезмәт оештырды.
Сиринә Минвәлиевнаның остазлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәзерге вакытта аның укучылары җаваплы вазыйфалар биләп тора. Аның җитәкчелегендә бөтен китапханә системасы эшен камилләштерүче методик тәкъдимнәр, буклетлар, сценарийлар, дайджестлар төзелә. Нәшрият һәм проект эшчәнлеге, чараларны оештыру шулай ук аның эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. “Ветеранның китап аллеясы”, “Урамда китапханә төне”, “Питрәч! Укыгыз!” проектларын безнең районда яшәүче күп кенә кешеләр яратып өлгерде.
Сиринә Минвәлиевна үз эшенең чын остасы гына түгел, ә искиткеч җәмәгать эшлеклесе дә. 12 елдан артык ул Питрәч районы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе булып тора. Коллегалары аны намуслылыгы, тыйнаклыгы, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә карата таләпчән, игътибарлы булуы өчен югары бәяли һәм хөрмәт итә.
Сиринә Минвәлиевнаның профессиональ эшчәнлеге югары мактауга лаек. ТР Мәдәният министрлыгының һәм РФ Мәдәният министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре моңа дәлил булып тора. 2021 елда аның “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүе мәдәният үсешенә керткән өлешенә югары бәя бирә.
Хөрмәтле Сиринә Минвәлиевна! Сезгә тормыш юлыгызны зур ышаныч, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән дәвам итүегезне телибез. Саулыгыгыз ныклы, бәхетегез гомерлек булсын. Киләчәк көннәрегез күңелле мәшәкатьләргә, якты идеяларга һәм искиткеч җиңүләргә бай булсын! Сезгә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, яңа максатлар куеп, югары үрләр яулавыгызны телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа