Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле СВОда катнашучылар өчен талисман рәсемнәр ясый

Малай олыларга Ватанны саклаучыларга теләкләрен белдерергә ярдәм иткән

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Гадәттә, олыларның иң мөһим нәрсәләргә – мәсәлән, сугышчыларга Ватанны саклаучылар көненә теләкләр язарга вакыты җитми. Беренче мәктәпнең өченче сыйныф укучысы, волонтер Артемий Волков моңа чишелеш тапкан. Малай балачак һәм яхшылык символы булган Чебурашка рәсеме төшерелгән открыткалар ясый. Шушы открыткалар белән ул район учреждениеләренә һәм оешмаларына бара һәм андагы хезмәткәрләргә алгы сызыктагы якташларына хуплау сүзләре яздыра. Шунысы кызык, бөтенесенең дә бу сүзләрне белдерергә вакыты табыла. Олылар калдырган берничә теләк:

"Кадерле сугышчы! Өйгә исән-сау кайтуыңны телим. Сине йөргән юлларыңда Ходай сакласын. Без сезнең белән горурланабыз. Көтәбез! Сезгә ышанабыз! Сезнең өчен һәрчак догада!” (Эльвира)

“Безнең тыныч тормышыбыз өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Сиңа сине яраткан һәм көткән туганнарың, якыннарың янына, җылы өеңә тизрәк кайтуыңны телим!” (Ольга)

“Сезгә нык сәламәтлек, көч-куәт, батырлык телибез! Сезгә мәңгелек дан! Исән-сау кайтыгыз!” (Ирина)

“Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Без сезгә ышанабыз, сез безнең горурлыгыбыз!” (Алсинә)

17 февраль. “Солдатка хат” акциясен район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов та хуплады. / Фото: vk.com

Артемийның волонтерлык тарихы гади, әмма мөһим гамәлдән башланган. Бервакыт, әнисе белән хастаханәдә булганда, ул дәваланучы солдатны күреп ала. Малай солдатка эсседер дип уйлый һәм су китереп бирә. Нәкъ менә бу волонтерлык белән шөгыльләнә башлавына сәбәпче була. Солдат Артемийга алгы сызыкта сугышчыларга нәрсә кирәклеге турында сөйли, һәм малай эшкә керешә.

«Мин район үзәгендә күп йөрим, шуңа күрә кайда нинди оешма урнашканын яхшы беләм. Башта район хакимиятенә, социаль яклау бүлегенә, газета редакциясенә, банк һәм кибетләргә керергә булдым. Барлыгы егермеләп оешма булды».

Башта ул окоп шәмнәре ясый башлый, аңа әнисе, апасы һәм бабасы кушыла. Ләкин Артемий моның белән генә тукталып калмый. Ул сугышчыларга җылы гына түгел, рухи ярдәм дә кирәк дигән карарга килә. Шулай итеп открыткалар идеясе барлыкка килә.

Артемийның тагын да күбрәк өлеш кертәсе килә. Ул артык яшь булуына, СВОга бара алмавына борчыла, әмма волонтерларга һәрвакыт эш булачагына ышана.

“Мин гомерем буе волонтер булачакмын”, – ди малай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса