Питрәчле Татарстанның атказанган хезмәткәре булды
Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы кысаларында Агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр. Алар арасында Питрәч районы Янсуар авылыныннан Николай Александрович Чукуров та бар. Хәзерге вакытта ул Казан сөт комбинатының азык-төлек җитештерүендә линия операторы булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа