Питрәчле хәрби операция зонасында хезмәт итүе турында сөйләде
Сугыш шартларында кешеләр үзләрен ничек тота һәм безгә җиңү өчен нәрсә кирәк?
Моннан бер ел элек газетабызда Кощактан Константин Ш. турында язган идек, ул үз теләге белән СВОга диңгез пехотасына киткән, эшмәкәрлек һәм җәмәгать эшләрен калдырган. Бүген без бу елның аның өчен ничек узганын белү һәм солдатның күңелен тирәнрәк аңлау өчен язмабыз герое белән әңгәмә корырга булдык. Ул яралану сәбәпле, хәзерге вакытта өйдә.

Фото шәхси архивтан
– Константин, тормышыгыздагы нинди вакыйгалар сезне СВОга үз теләгегез белән китәргә, Ватанны саклаучы булырга этәрде? Сезнең гражданлык позициясе ничек формалашты?
– Минем бабам гомер буе милициядә эшләгән. Мин үзем дә армиядән соң милициядә эшләдем – шулай булгач, антны ике тапкыр кабул иттем. Бөек Ватан сугышында бабайның күп кенә абыйлары фронтта булган, һәлак булучылар да бар. Алар сугышкан, безне саклаганнар, хәзер безгә Ватан алдындагы бурычыбызны үтәргә чират җитте – бу һәр ир-ат өчен изге эш. Әгәр мине ирекле булырга этәргән конкрет вакыйгалар турында сөйләсәк, мобилизация башлангач, миңа повестка килде. Тик ул вакытта мине җибәрмәделәр, чөнки минем өч балам бар. Ә 2023 елның мартында минем дустым Александр Владимиров һәлак булды, менә шул вакытта мин контрактка кул куйдым һәм егетләргә ярдәм итү өчен сугышка киттем.
– Үзегезнең тормыш һәм сугышчан тәҗрибәгездән чыгып алгы сызыкта кемгә таянырга, ә кемгә ышанмаска икәнен тыныч тормышта ничек аерырга икәнен әйтеп бирә аласызмы? Сез моны эшли аласызмы?
– Чынлыкта, туган авылым Кощак егетләрен генә алыйк, көндәлек тормышта үз-үзен тотышы буенча теге яки бу кеше контракт төзиячәк, алгы сызыкка барачак һәм алдына куелган бурычны үтәячәк, батырлык эшләячәк, дип беркайчан да уйламаган булыр идем. Болай гына аерып, алдан белеп булмый. Кешенең үзен сугышта ничек күрсәтүе барысы да нәкъ менә шунда күренә.
– Хәзер сез яңадан өйдә, гаиләгез, хатыныгыз һәм балаларыгыз белән. Аларга сезне көтү авыр булдымы? Алар моны ничек кичерә?
– Бу сорауга бары тик алар гына җавап бирә алалар. Әлбәттә, көтүе авыр, айлар буе элемтәгә чыкмадым. Елаган чаклары да, борчылган вакытлары да күп булгандыр. Әмма иң мөһиме – исән кайтачагыңа ышану. Алар чиркәүгә йөрделәр, һәм хәзер дә йөриләр. Ышаныч яшәтә. Ләкин солдат өчен аны өйдә көтүләре бик мөһим. Хәтта элемтә булмаса да, ватсапта көн саен “Хәерле иртә”, “Тыныч төннәр” һәм башкаларны язасың. Җибәрә алмаячагыңны аңлыйсың, шулай да язасың, һәм бу сине эмоциональ яктан тынычландыра, әйтерсең якыннарың белән аралашасың. Ә аннары, элемтә барлыкка килгәч, барлык смслар китә – бу минем барлык теләкләрем, үтенечләрем, яратуымны, сагынуымны белдерү.
– Һәр парның үз романтик тарихы бар. Сез үз ярыгызны ничек очраттыгыз?
– Моннан да романтик тарих хәтта кинода да булмас. Минем ветеринария академиясендә икенче курста укыган вакытым. Шул вакытта ветеринария академиясенә укырга Пензадан Татьяна килде. Уртак танышлар аша без бер-беребез турында белдек. Мин аны авылга, әти-әни белән таныштырырга алып кайттым – беренче көнне үк бәрәңге чүбе утарга эләкте. Бакчада бергә эшләдек, без бу вакытта әле әти-әни йортын төзи идек, миңа булышырга китергә туры килде, һәм бер вакыт Татьяна кеше бакчасында бәрәңге утарга ялгызы гына калды. Ул да бу вакыйганы истә калдырган. Менә шул бакчада хәзер без йорт салдык һәм шунда яшибез. Өч балабыз бар. Олы улыбыз Анатолий химия-технология институтында укый, уртанчы улыбыз Алексей – мәктәптә, кызыбыз Таня балалар бакчасына йөри.
– Сез улларыгызны ничек тәрбиялисез, алар чын ир-ат булып үссеннәр өчен нәрсәләр эшлисез?
– Өлкән улымны мин кечкенәдән спортка бирдем, ул Вахитов районы балаларяшүсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол белән шөгыльләнде, анда аңа команда рухы сеңдерделәр. Аннан аның дуслары күп, күпләре олыраклар, армиядә хезмәт иткәннәр. Егетләр барысы да әйбәт. Уртанчы улым да баскетболдан башлады, хәзер йөзү белән шөгыльләнә. Аның да аралашу даирәсе зур, дуслары әйбәт.
– Сугышчан туганлык команда рухының иң югары чагылышы булып тора. Ул ничек чагыла?
– Алгы сызыкта төрле кешеләр бар. Кемдер контракт буенча килә, Чечня, Кавказ узган егетләр бар, ә кемдер төрмәдән килә. Ләкин нәкъ менә анда чыннан да туганлык бар, без барыбыз да анда бертуганнар. Бернинди дәрәҗә дә, вазыйфа да моны үзгәртми. Без барыбыз да бертигез – подполковник, майор яки рядовой матрос. Рота командирыбезне энекәшләр дип атый, ул да безгә туганыбыз кебек, ул безнең өчен борчыла. Ул безгә боерыклар бирә, бурычлар билгели, без бу бурычларны үтибез. Һәркем үзен төрлечә күрсәтә. Мәсәлән, сугышта беренче көннәрдән үк “Дамир” позывнойлы Дима белән таныштык. Ул атучы түгел, ләкин медицина буенча бик күп егетләргә ярдәм итте. Шартлауатышлар вакытында ул алга бара, егетләрне алып чыга, яраларын бәйли, беренче ярдәм күрсәтә, эвакуацияли. Ә менә “Хам” позывнойлы Пашка яраланганнан соң кабат сугышка килгәндә әле аксый иде, култык таягы белән килгән. Хәзер отделение командиры. Ул егетләрне рухландыра. Без аның белән ике атна буе Раздольныйда сугыштык, торак пунктны чистарттык. Егетләр авыртуларын да онытып, кире киләләр һәм беренче тапкыр алгы сызыкта булган яшьләргә ярдәм итәләр. Өйрәтәләр, алга алып баралар.
– Алгы сызыктагы сугышчы буларак сезнеңчә безгә җиңү өчен нәрсә кирәк, нәрсә җитми, нәрсәне эшләп бетерергә кирәк?
– Штурм турында сөйләсәк, бездә, нигездә, дроннардан башка барысы да җитәрлек. Пилотсыз очкычлар аз һәм бу бик зур проблема. Һәр штурм вакытында сине өстән кемдер күзәтеп торырга тиеш. БПЛАны үз хисабыбызга сатып алырга туры килә. Әгәр трофейны тапсаң бу бик яхшы инде. Һәр дрон 300 мең һәм аннан да кыйммәтрәк тора бит. “Мавик-3” ярты миллион. Һәрхәлдә, без аларны сатып алабыз, хезмәт хакыннан акча җыябыз. Командирлар, офицерлар сатып алалар, алып киләләр. Ләкин бу җитми. Әзерлекле егетләр дә җитми. Ике атна әзерлек – штурмда катнашу өчен бик аз. Кимендә бер ай кирәк. Алар әле үзләренең кая килгәннәрен, теге яки бу корал белән нәрсә эшләргә кирәклеген аңламыйлар. Әгәр тулаем ил буенча сөйләсәк, кешеләр җиңү өчен биредә, гражданкада бик күп эшлиләр – һәм бу эш анда сизелә. Барысы да дөрес эшләнә. Һәм безгә ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле. Без барыбер җиңәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia