Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле хәрби уллары турында сөйләде

Алгы сызыкта хезмәт итүче уллар һәм гаилә эшен уңышлы дәвам итүче кыз әтисе тарихы

90 нчы елларда Александр Харченко Уланово авылына Донбасстан кайтып төшә. Биредә алар тормышларын өр-яңадан башлый. Гаилә терлекчелек эшенә тотына, өч бала тәрбияләп үстерә. Бүген аның тормышы ике төп «фронт» тирәсенә тупланган. Аларның берсе – хәзер кызы дәвам итә торган кошчылык фермасы, икенчесе – махсус хәрби операция зонасындагы ике улы өчен ут йотып яшәү. 19 октябрьдә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне алдыннан, ул безгә, гаилә һәм туган ил алдындагы бурычларын үтәп яшәүче балалар өчен, ничек терәк булырга икәнлеге турында сөйләде.

Александр Павлович Донецк өлкәсенең Макеевка шәһәреннән. Анда ул сәүдә техникумын тәмамлаган, Одессада элемтә гаскәрләрендә хезмәт иткән. СССР таркалганнан соң, 1997 елда ул хатыны Светлана белән Питрәчтәге туганнарына кунакка кайта. Авыл аларга ошый, һәм алар үз ояларын монда корырга була.

– Нинди дә булса эшкә керешергә кирәк иде, – дип искә ала гаилә башлыгы. – Моңа кадәр бу өлкәдә бернинди тәҗрибәбез булмаса да, авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә тотынырга булдык.

Шулай итеп гаилә сыерлар, дуңгызлар асрый башлый. Ә 1998 елда Александр Павлович Таганрогтан беренче инкубаторын сатып ала, аны почта аша кайтарталар. Шулай итеп кошчылык белән мавыгу барлыкка килә. Бу мавыгу кыска гына вакыт эчендә зур проектка әйләнә.

2002 елда, гаилә күп балалыга әйләнгәч, тотрыклы керем булсын өчен ул янгын сүндерү бүлегенә диспетчер булып урнаша һәм анда алты ел эшли. Ләкин көннән-көн үсә барган хуҗалык игътибарны да көннән-көн күбрәк таләп итә.

– Бер көн эшләп, өч көн ял иткән вакытта да, хуҗалыктагы ниндидер мөһим эшләр нәкъ менә минем эш көненә туры килә иде. Мин эштә булган көнне йә сыер бозаулый, йә дуңгызлар балалый, йә нәкъ менә шул көнне инкубаторда чебиләр чыгарга тиеш иде, – дип елмаеп искә ала. Александр Харченко. – Без барысын да хатыным белән бергәләп төзедек. Ул – минем тылым. Тыл ышанычлы булганда, бер сугыш та куркыныч түгел.

Шулай итеп, ул шәхси фермада эшләүне сайлый һәм 2010 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлә. 2014 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан елның иң яхшы шәхси хуҗалыгы булып танылуын зур казаныш дип саный. Бүген бу гаиләнең уртак эше. Александр Павлович, аның тормыш иптәше Светлана, кызлары Анастасия, аның ире Григорий бергә эшлиләр, бергә яшиләр.

– Барлык мәсьәләләрне дә уртага салып хәл итәбез, – ди Александр Павлович. – Балаларыбыз кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстеләр. Аларның барысының да кендекләре төп йортка береккән.

Александр Павловичның кызы КФУны кызыл диплом белән тәмамлаган, уллары – Казан танк училищесында белем алган.

– Без хатыным белән һәрвакыт, балалар югары белем алырга тиеш, дип уйладык. Безнең заманда офицер – абруйлы һәм хөрмәтле һөнәр иде. Шуңа күрә ике улым да, безнең киңәш буенча, хәрби училищега керде, – дип сөйләде әти кеше.

Олысы, Артем, 2015 елдан бирле Кырымда яр буе сакчылары бригадасында хезмәт итә, инде майор дәрәҗәсендә. Кечесе, Никита да, аның эзеннән бара.

– Никита Артем кебек үк – максатчан егет, – дип сөйли Александр Павлович. – 2021 елда ул хәрби училищега укырга керде, ә 2022 елда махсус хәрби операция башланды. Ул тизләтелгән курс буенча өч ел укыды да, фронтка китте. Хәзер ул взвод лейтенанты.

Уллары курсант булганда, әти белән әни, балаларының хезмәт юлы сугышта түгел, ә армиядә солдатлар тәрбияләп узар, дип уйлаган. Махсус хәрби операция башланган гына вакытта, Александр Павлович хатыны белән туган якларына – Кырымга, авыру әтиләренең хәлен белергә кайта. Олы уллары нәкъ шул чакта камалышка эләгә, күпмедер вакыт гаилә бер хәбәрсез кала, уллары белән элемтәгә чыга алмый. Шулай да егетләр камалыштан исән-сау чыга. Шуннан бирле ата-ананың һәр көне борчылып, улларыннан хәбәр көтеп үтә.

– Иртәдән кичкә кадәр телефонда смс көтәбез. «Мин исән-сау», дип язып җибәрсәләр, Аллага шөкер, дибез. “В сети”, “был недавно” дигән язу күрсәк, җиңел сулап куябыз. Әти-әнинең язмышы шундыйдыр инде, күрәсең, – ди Ватанны саклаучыларның әтисе. Уллары белән алар инде бер елдан артык күрешмәгән.

Борчуларга карамастан, ул, әлбәттә, алар белән горурлана. Олысы «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән, башка медальләре дә күп, монысы иң зурысы. Кечесе дә дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.

– Минем бәхетем – балаларымның миннән дә югарырак үрләр яулавында. Бу яхшы тәрбия нәтиҗәседер, дип уйлыйм. Димәк, тормыш бушка үтмәгән, – дип ышана Александр Павлович.

Харченколарның алты оныгы бар, барысы да малайлар. Аларга гаилә традицияләрен дәвам итү бурычы йөкләнгән. Алар сынатмас.


Cорау-җавап

— Җөмләне дәвам итегез: Әти булу ул сезнең өчен нәрсә?

— Әти булу – үрнәк булу дигән сүз.

— Ир-ат балаларына нинди төп кыйммәтләрне өйрәтергә тиеш?

— Бабаларыбызны онытмаска һәм ата-анага хөрмәт һәм мәхәббәт белән карарга.

— Төп сыйфатлар?

— Эш сөю һәм җаваплылык.

— Ара ерак булса да, бала белән элемтәне ничек сакларга?

— Бала белән һәр көн сөйләшергә тырышырга кирәк. Ул кыска гына әңгәмә яки язышу булырга да мөмкин: «Сәлам, хәлләр ничек? – Бар да яхшы, сез ничек?»

— Әти мәхәббәте барлык балаларга да бертигезме?

— Әти өчен кыз бала – һәрвакыт иң яратканы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса