Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле хәрби хезмәте турында сөйләде

Өлешчә мобилизация башлангач, аның исеменә повестка килми. Өч көннән соң ир-ат үзе хәрби комиссариатка аны сорарга гына түгел, ә, үзе әйтүенчә, таләп итәргә барган.

 

– Минем бабам Абдулла Кәлимулла улы Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан, ә нигә мин өйдә утырырга тиеш? – дип үз-үзенә сорау бирде Илнур.

Аның элек хәрби тәҗрибәсе булмаган. 2000 елларда Казан янында танк гаскәрләрендә армиядә хезмәт итә. Шәһәрдә үсә, 13 нче татар гимназиясендә укый, төзелеш көллиятен тәмамлый, һөнәре буенча эшли. Бер ел элек аның тормышы тулысынча үзгәрә. Йорты урынына – блиндаж, гаиләсе урынына янәшәсендә – сугышчан иптәшләре.

– 2022 елның 3 ноябрендә без фронт сызыгына кердек, – дип искә ала ул. – 29 ноябрьдә 40 яшьлек юбилейны шунда билгеләп үттем. Тугыз-ун ай пулеметчы булдым, хәзер утлы коралчыларга ярдәм взводына күчерделәр. Мин Сватово юнәлешендә. Оборона линиясен тотабыз. Башта авыр булды. Җирдә җыелып торган суларны эчтек. Хәзер барысы да, көнкүреш җайга салынды, электр үткәрделәр. Нарядка йөрибез, дроннар “аулыйбыз”, ике тапкыр алгы сызыкта булдым. Беренче тапкыр 150-200 метр ераклыкта гына сугышырга туры килде. Алар безгә аттылар, без аларга, – дип сөйләде хәрби хезмәткәр.

Ул вакытта чак кына үлми кала, курку хисе бик көчле була. Шуннан соң курыкмый башлый. Яшьрәк хезмәттәшләре өчен үрнәк күрсәтергә, аларда яхшылыкка ышаныч булдырырга тырыша. Һәм алгы сызыкка үзе сораган, чөнки бер яшь сугышчыны үзен генә калдырырга теләмәгән.

«Анда авыр, әмма кемдер анда булырга тиеш. Әгәр дә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр үзүзләренә ышаналар икән, барырга әзер булсалар, барсыннар. Хәзер үзең белән иң мөһиме җылы әйберләр, дым- лы салфеткалар, термокиемнәр алырга кирәк».

Илнур инде ике тапкыр ялда була, бу вакытны ул нигездә гаиләсе белән үткәрә. Өйдә иптәшләре өчен борчылуын яшерми. Алар арасында Татарстаннан да, Чувашиядән дә, Удмуртиядән дә егетләр бар. Биш километр ераклыкта гына хатынының абыйсы хезмәт итә. Өйдә аны һәрвакыт әнисе, хатыны Елена һәм ике баласы – 15 яшьлек Ранэль һәм 13 яшьлек Марина көтә.

– Без булмасак, кем соң? Без дөреслек өчен көрәшәбез, мин анда баруымнан оялмыйм. Авыр, ләкин без Ватанны саклыйбыз. Үз позицияләребезне бирмәячәкбез, – дип сүзен тәмамлады Илнур.

Хәрби хезмәткәр акчалата тәэмин итүләреннән канәгать, аның күп өлеше гаиләсенә тотыла. Ләкин ул акча өчен түгел, ә Ватан өчен хезмәт итүен таный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса